ӘЙТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. әйтү. Болар – Карышкан кызларының яңа шартларда әйтелгән асыл сүзләре иде. Г.Әпсәләмов. Тавыш белән түгел, кайнар сулыш белән генә әйтелгән бу сүздән Хәлимнең беркавымга хәтта тыны кысылды. И.Гази

2) Тасвир ителү, белдерелү, теркәлү, язылу. Борынгы китапларда әйтелгән: адәми зат – дөньяда иң хәйләкәр зат. Г.Әпсәләмов. XII съезд карарларын укыганыгыз бардыр, беләсездер ---, анда әйтелгән: татар белгечләрен үстерүгә шовинистлар, йомшак кына итеп әйткәндә, салкын карыйлар ---. И.Гази

3) Исемләнү, аталу. Тау иленең элгәреге исеме Тәвангир авылы дип әйтелгәндер, хәзердә Тау иле дип йөртәләр. К.Насыйри

Әйтелә бару к. әйтелеп бару

Әйтелә башлау Әйтелергә тотыну. --- борынгы формасы «төгүн» (кләймә), һәм ул, «адгу» (аю) сүзе кебек үк кыскартылып, «тиен» яки «тин» дип кенә әйтелә башлаган. Ә.Мөхәммәдиев

Әйтелә килү к. әйтелеп килү. Моннан биш-алты ел элек секциядә дә, идарә һәм язучыларның күп җыелышларында да поэманың азрак язылуы, хәтта артта калуы, бу жанр, аның үзенчәлекләре турында зуррак сөйләшүләр кирәклеге әйтелә килде. Р.Гаташ

Әйтелә тору к. әйтелеп тору. Әмма язучының медицина хезмәткәрләренә, мәхәббәткә карата шәхси позициясе әледән-әле әйтелә тора. Г.Әпсәләмов

Әйтелеп бару Еш кабатлану, һаман да әйтелү; берсе артыннан икенчесе әйтелү. Язучының фәлсәфи карашлары, моңа кадәр без күрергә күнекмәгән рәвештә, ачыктан-ачык әйтелеп баралар. А.Шәмсутова

Әйтелеп бетү Барысы да әйтелү. Нәкъ менә серлелек, әйтелеп бетмәү әсәрне реализм мәйданыннан алып китә. Д.Заһидуллина

Әйтелеп йөртелү Һәрвакыт, гел әйтелү. Мәкальләр күп сыналган эмпирик тәҗрибә һәм дәлил урынына әйтелеп йөртелә. Р.Шәймәрданов

Әйтелеп килү Һәрвакыт, күптәннән даими рәвештә әйтелү. Әлеге төр алкышлар яшь киленне ак җәймәгә яки мендәргә бастырып, яисә, чаршау эченә кертеп, бал-май каптырганда әйтелеп килгәннәр. М.Бакиров

Әйтелеп тору Әледән-әле, еш әйтелү; даими әйтелү. Шуңа күрә микән, ул җырлар турында матбугат битләрендә фикерләр дә әйтелеп тора. Р.Миңнуллин

Әйтелеп узу к. әйтелеп үтү. «Фәвакиһел җөләса» китабында мәкаль текстлары алдыннан кечкенә генә кереш сүз дә әйтелеп уза. К.Насыйри

Әйтелеп үтү Сүз уңаенда әйтелү; алдан, югарыда әйтелгән булу. – Дәртле кояш удар ялкындай, Эш маршында коммун планы!!! – дигән бер пародия әйтелеп үтелгән иде. Х.Туфан

Әйтелеп чыгу Һәрберсенә әйтелү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә