ӘЙТЕЛЕШ и. 1) лингв. Сөйләм авазларының һәм сүзләрнең әйтелү рәвеше; фонетик яңгыраш. Кайвакыт, аваз әйтелешендәге төп хәрәкәтләрнең аерылып көчәюе нәтиҗәсендә, яңа аваз барлыкка килә. Ф.Сафиуллина 2) Әйтү, сөйләү интонациясе, тоны, эчке кичерешләр салынган төсмере. Әмма сүзләренең әйтелеше ачты да салды эч серен. Г.Бәширов |