ӘЙРӘН и. 1) Катыкка салкын су кушып болгатып ясалган эчемлек. Егетләр, өйалдына чүмәшеп утырган килеш, әйрән эчәргә керештеләр. С.Җәләл. [Рәйхан] Кулында – савыт, аяк өстендә әйрән сыеклый, Бикбулат алдына китереп куя. Н.Исәнбәт. Мин авылдагыча салкын әйрән әзерләп куярмын, күңелне ачарга яхшы була ул. Г.Әпсәләмов

2) Май язганда аерылып чыккан әчкелтем сыеклык. Теге, хәрби кеше, нанын әйрәнгә манчый-манчый, комсызланып ашый, йота башлады. И.Салахов

◊ Әйрән баш Аңгыра, тинтәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә