ӘЙЛЕ’-ШӘЙЛЕ рәв. 1) Нәрсә эшләргә белмичә, аптырап, икеләнеп; ышанычы бетеп; шикләнеп. Шуңа күрә ул хәзер бу карточканы стенага элү белән элмәү арасында әйле-шәйле калды да, бераз уйлап торгач, элмәскә булды. Ф.Әмирхан. Рәшит, әйле-шәйле бераз торганнан соң, пенснесен уңайлап куйды да сөйләргә тотынды. Ф.Әмирхан. Берничә көн Әбелмәних әйле-шәйле йөрде. Г.Әпсәләмов 2) Аңкы-миңке, иләс-миләс, аңгыра, тиле. Соңыннан, үз палатасында аңга килгәч тә, беркадәр вакыт әйле-шәйле булып ятты. Г.Әпсәләмов. Шул көннән соң Исмәт әйле-шәйле булып китте. Г.Әпсәләмов 3) Сәер, шикле, шик тудыра торган. Кысан, җитешсез тормыштан кинәт иреккә чыккан хатын-кызның күңеле әйле-шәйле яңа фикерләр белән тула. А.Гыйләҗев 4) Күңел салмыйча, аннан-моннан, теләсә ничек. Башта әйле-шәйле эшләп йөргән Каюм ага --- хезмәт армиясенең чыныккан солдатына әверелде. М.Шабай |