ӘЙЛӘНЧЕК и. 1. 1) сөйл. Үзәк багана тирәсендә әйләнеп торган баскычлардан яки ат, дөя һ.б. сыннар рәвешендә ясалган утыргычлардан гыйбарәт аттракцион корылма; карусель. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. Ә.Фәйзи

2) Терлекләрнең (бигрәк тә сарык һәм кәҗәләрнең) бер урында әйләнеп торуы белән характерлы авыру. Кәҗәбез безнең гел бер урында әйләнеп торырга ярата. Әни әйтә, аңа әйләнчек булган, ди. И.Гази

3) бот. Дала һәм чүлдә үсә торган, чәнечкеле, кыска тамырлы ярым куак яки үлән үсемлек (орлыгы өлгереп җиткәч, тамырыннан аерылып, җил уңаена тәгәрәп йөри); дүңгәләк; русчасы: перекати-поле. Бүрек кадәр булып, башкалардан бөтенләй аерым урында әйләнчек атлы үлән урнашкан иде. Г.Галиев

2. с. мәгъ. 1) к. әйләнеч. Әйләнчек юл белән бару

2) Әйләнчек (2 мәгъ.) авырулы кебек. Аның күз карашы мәгънәсез, төссез, әйләнчек сарыкныкы кебек. Г.Әпсәләмов. Әйләнчек сарык кебек әйләнеп йөри торгач, биек бер койма буйлап, Воскресенский урамына менә башладылар. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә