ӘЙЛӘНҮ’-ТУЛГАНУ ф. 1) Кайда да булса яки кемнең дә булса тирәсендә тиз-тиз йөренү, бөтерелү. Иван Матвеевич Госманны, кочаклап диярлек, түргә китереп утыртты, бертуктаусыз сорашты --- кыстады, әйләнде-тулганды ---. И.Салахов 2) күч. Берәр эш белән мәшгуль булу, ыгы-зыгы килү. Йөрисең шунда, әйләнеп-тулганып, бик гади генә эшләр башкарып. А.Расих 3) күч. Берәр нәрсәгә артык игътибар итү, һаман бер әйбергә тукталу, шуннан читкә чыкмау турында. Әйләнә-тулгана торгач, сүзләре гаилә хәлләренә кайтып төште. Б.Камалов. Баягы сорау тагын да авыраеп, һаман күңелне биләп әйләнде-тулганды: «Нигә?!» И.Салахов |