ӘЙЛӘНҮ ф. 1) Үз күчәре тирәсендә йөрү, әйләнә буенча хәрәкәт итү. --- балчык сарган тарантас тәгәрмәчләре авыр гына әйләнәләр... Я.Зәнкиев. Еллар узды – Җир шары һаман әйләнә бит... М.Мәһдиев. Ләкин ул белә, сәгать телләре кояш белән бергә әйләнә. Н.Дәүли 2) Берәр нәрсә тирәсеннән йөреп, урап чыгу. Без бакчага кердек, мунча тирәли әйләндек... Г.Гобәй. Ханым палубаны бер әйләнде, ике әйләнде... Ә.Еники. --- үзе һаман йөренә-йөренә, коридордан, кухнядан әйләнде. М.Мәһдиев. --- аланны бер әйләнербез, бәлки? Н.Гыйматдинова 3) Берәр кеше яки әйбер тирәсендә күбрәк булырга тырышу, янында йөренү, тирәсендә бөтерелү. Ирекле-ирексез, гел Вәли Сафиуллин тирәсендә әйләндем. Г.Кутуй. Энем белән сеңлем әби янында әйләнәләр, берсен-берсе бүлдереп, бакчада өйрәнгән уеннары турында сөйлиләр. Н.Дәүли. Ул, выжылдый-выжылдый, үзе йөгерде, үзе туктаусыз беләкләрен әйләндерде, кырын-кырын карап, гел алар тирәсендә әйләнде... Ф.Садриев. Егет, һавада йодрык уйнатып, имәннәр тирәсендә әйләнде. Н.Гыйматдинова 4) Берәр әйбер тирәсендә нидер эшләү, нәрсәнеңдер янында ыгы-зыгы килү. Сафа моңар җәберсенде: ул бит күптәнрәк промыслолар тирәсендә әйләнә. Ш.Камал. Буфетчы әрмән шешәләрне җыештырып маташа, дүлмән бүрекле бер кеше лампалар тирәсендә әйләнә. Ш.Камал 5) Кая да булса барып, кире борылып йөреп кайту, барып килү. Спирт заводын, пар тегермәнен әйлән. И.Салахов. Ялгыз йөрү дә кайчак күңелле: болыннарны-кырларны иңлисең, урман буйларын әйләнәсең, табигать матурлыгына сокланып туймыйсың. Н.Хәсәнов. Сәгыйдулла, дежур көнем, фермаларны әйләнәм, дип чыгып китте. Ф.Садриев 6) Бер яктан икенче якка борылып яту. Әле бер як белән яттылар алар, әле икенче якка әйләнделәр. Г.Гобәй. --- Вәли абзый, нигәдер, ыңгырашып, бер ягыннан икенче ягына әйләнә. Ә.Фәйзи. --- Айрат, йоклап китә алмыйча, яшел сандык өстендә зыр-зыр әйләнә. Ф.Яруллин 7) Нәрсәгә дә булса йөз белән борылу. Чәчәкләр һәр иртә кояшка таба әйләнделәр. Һ.Такташ. Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде... Г.Ибраһимов. Әйләнеп карасам, теге гаепле малай Шаһбаз да минем арттан чаба. Г.Ибраһимов. Хәзрәт --- ишекнең Америка системасында эшләнгән биген ачып, ишектән яртылаш кереп, мосафирга йөзе илә әйләнде. Г.Камал 8) Даими йөрү, йөреп тору. Төннәрен бик рәхәт икән, нәкъ безнең янда гына машиналар әйләнә. Т.Гыйззәт 9) Гәүдәне икенче якка бору, борылу. Ул, күз яшьләрен карчыгына сиздермәс өчен, аңа аркасы белән әйләнде. А.Шамов. Сәгыйдә, аны күреп, тиз генә арты белән әйләнә. Һ.Такташ. Менә ул көч- хәл белән үргә күтәрелде, туктады, җилгә арты белән әйләнде. И.Салахов 10) Берәр нәрсә өстеннән, очып, түгәрәк ясау. Немец самолёты, бәйләнчек шөпшә шикелле, әйләнеп-әйләнеп, берничә тапкыр поезд өстеннән очып узды. М.Әмир 11) Һавада очу, бөтерелү. Гөлләр гөлгә бәйләнә, Күбәләкләр әйләнә. Н.Исәнбәт. Үрдәкләрнең байтагысы күл өстеннән пыр итеп очтылар да түгәрәк ясап әйләнделәр... Я.Зәнкиев 12) Башка нәрсәгә әверелү, сыйфаты, халәте үзгәрү, башкача күренеш, төс алу. Ул чагында инде Сиваш кереп булмастай сазга әйләнә. Г.Бәширов. Җир йөзе гөл бакчасына әйләнер... Г.Ибраһимов. Завод, шәм шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнде. Ә.Фәйзи 13) Түгәрәк буенча биеп-җырлап йөрү. Ул --- вакыты белән салмак кына, ә вакыты белән бөтерелеп-бөтерелеп, вальс әйләнде. Р.Кәрами. – Әйдә, гел боегып кына торма, Нәҗметдинов, бер рәхәтләнеп вальс әйләник әле! – дип, аны тинтерәтергә тотынды. В.Нуруллин. Уртада калучы җырлый, аңа кушылып, түгәрәктә әйләнә яшьләр. Я.Зәнкиев. Яшьләр яңадан күңел ачарга – түгәрәкләнеп җырлый-җырлый әйләнергә тотындылар. А.Шамов 14) фольк. Тылсым, сихри көч ярдәмендә нинди дә булса башка бер кыяфәткә, төскә, хәлгә, кемгә яки нәрсәгә дә булса әверелү (гадәттә халык авыз иҗаты әсәрләрендә). Шул сәгать җанварлар һәммәсе ташка әйләнгәннәр. Егет тә ташка әйләнгән. Әкият. Йөзек, җиргә бәрелгәч, ярмага әйләнә. Әкият. Әбүгалисина үзенең таянып йөри торган таягына: «Ат бул!» – диде, таяк иярләгән аргамак атка әйләнде. К.Насыйри 15) күч. Һаман бер үк нәрсә күңелгә, искә килү, борчып тору. Аның миендә һаман бер уй әйләнде. Г.Ибраһимов. Ә тел очында һаман шул бәйләнчек такмак әйләнде. Г.Әпсәләмов 16) күч. Нәрсәгә дә булса артык игътибар итү, һаман да бер үк сүзне кабатлау. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә. М.Мәһдиев ◊ Әйләнеп кайту Яңару, яңадан керү. Сугыштан соң, авылларга Сабантуй үткәрү гадәте әйләнеп кайтты. Г.Ахунов. Әйләнеп чыга алмассың Киң, иркен, күп бүлмәләрдән, каралтылардан торган. Аның ишегалдына килеп керсәң, әйләнеп чыга алмассың. Н.Фәттах Әйләнә бару Бер-бер артлы әйләнү, акрынлап, икенче сыйфат алу. Иң элек, тау, менә башлагач, шактый биек булып чыкты, аннары, югарырак күтәрелгән саен, ул текәрәккә әйләнә барды. Ә.Еники. Йолкынган һәр бөртек чәч алтын кылга әйләнә бара – тот та бау иш. М.Кәрим Әйләнә башлау Әйләнергә тотыну. Пароходның тәгәрмәчләре акрын гына әйләнә башлыйлар. К.Нәҗми. Хәдичә түти, каушавы һәм куанычы белән бөтен өйне тутырып, почмак белән олы як арасында әйләнә башлады. Г.Бәширов. Бу инде, иптәшләр, талашка әйләнә башлады. Г.Әпсәләмов Әйләнә төшү Тагы да бераз әйләнү, беркадәр әйләнү Әйләнеп алу Кыска вакыт эчендә, тиз-тиз, бер генә тапкыр әйләнү. Кәримә ахирәтен килеп кочаклады, кызлар бүлмәдә зырлап әйләнеп алдылар. М.Хәбибуллин. Ике-өч секунд эчендә магнитофон кәтүкләре тыз-быз әйләнеп ала. Ф.Баттал Әйләнеп бару Акрынлап, аз-азлап әйләнү. – Революция шәүләсе белән обывательне куркыту шулай ук традициягә әйләнеп бара, – диде Чернов. И.Гази. Үзең күреп торасың, алар хәзер шәһәр өчен куркыныч көчкә әйләнеп баралар. Ф.Бәйрәмова. Әллә бер хыялыйга әйләнеп барам инде? М.Кәрим Әйләнеп бетү Бөтенләй башкага әйләнү, тулысынча башка эчтәлек алу. Ул «азатлык, бәйсезлек, ирек» дигән төшенчәләр, чәйнәлә торгач, чүбеккә әйләнеп бетеп, бер тиенсезгә калган иде. Н.Измайлова. XVII йөзгә алар [Романов татарлары һәм кенәз Юсуповлар], барысы да диярлек, чукындырылып, урысларга әйләнеп бетәләр. Р.Әмирхан. Шулай үзен-үзе ашап, минем дә җаныма тиеп, тәмам бабайга әйләнеп бетте хәзер. В.Нуруллин Әйләнеп йөрү Бер тирәдә әйләнгәләү. Турыларында карчыга әйләнеп йөри иде. И.Гази. Мичкә тирәсендә әйләнеп йөри торгач, бер бүренең койрыгы мичкә эченә керде. К.Насыйри. Имәнкулов... Бу фамилия каядыр күктә әйләнеп йөрде дә сүнде. И.Салахов Әйләнеп калу Бөтенләй башкага әйләнү, соңгы вакытта, хәзер икенче рәвешкә керү, башкача эчтәлек алу. Җиңеннән тарткач, сискәнеп борылып карый... Ниндидер механический кешегә әйләнеп калды. И.Гази. Солтан --- янә авыл малаена әйләнеп калды. Г.Ахунов Әйләнеп китү 1) Кинәт әйләнә башлау. Тәгәрмәчләр кинәт зырлап әйләнеп киттеләр. И.Салахов. Башы бик нык әйләнеп китсә дә, егылмады, кризисны койка иңсәсенә ябышып уздырды. Ф.Шәфигуллин 2) Башкага әверелү, акрынлап үзгәрү. Кем уйлаган, дөньялар болайга әйләнеп китәр, дип... А.Гыйләҗев. Бара-тора, җыелыш гади сөйләшеп утыруга әйләнеп китте. И.Гази 3) күч. Кешесен туры китерә алмыйча яки бикле ишеккә килеп, йомышын йомышламыйча кире кайту Әйләнеп кую 1) Бер тапкыр әйләнү, икенче ягына әйләнү 2) Кинәт нәрсәгә дә булса әйләнү, әверелү. Болай, эш ташлап, собраниеләргә еш йөри башлагач, бичәкәй, Гыйзелниса кәҗәсенә әйләнеп куймасаң ярар да... М.Кәрим Әйләнеп тору 1) Бертуктаусыз әйләнү, озак әйләнү. Машина бертуктаусыз --- выжылдап әйләнеп тора. Г.Ибраһимов. Аннан бирерәк зур арба тәгәрмәче әйләнеп тора. К.Нәҗми. Магнитофон тасмасы ике сәгать буе әйләнеп торды... М.Насыйбуллин. Бер зур машинаның лентасы әйләнеп тора. А.Алиш 2) күч. Бертуктаусыз үзгәрү, яңару Әйләнеп төшү 1) Өстән аска таба салынып тору. --- чалбар балагы, хохолларныкы төсле, өске яктан бераз әйләнеп төшәр. Г.Ахунов 2) күч. Егылып төшү. Атарчылар утырган җирдән кузгала да алмадылар, чалкан әйләнеп төшеп, гырлый да башладылар. И.Салахов. И, кыен да була инде кайчагында үз-үзеңне җиңү! Үзең сугасың үзеңә, үзең әйләнеп төшәсең, торып, тагын үзеңне кабыргалап әйләндереп саласың. Ф.Шәфигуллин Әйләнеп узу 1) Тирәсеннән, яныннан әйләнеп китү, урау. Кайчак, ачы елый-елый, өстебездән бибекләр әйләнеп уза. А.Расих. --- рота алдыннан берничә мәртәбә әйләнеп узса да, теле ачылып китмәде... Г.Бәширов 2) Читләтү, читләтеп китү. Килдеме соң аңа үзе көткән бәхет? Нигә ул әйләнеп узды, аңардан читтә, еракта йөрде? Н.Хәсәнов Әйләнеп чыгу 1) Тулысынча, бөтен җирне урап карап йөрү. Габбас мулла тарантастан төште, кара күмер булып калган йорт урынын бер әйләнеп чыкты... Г.Ахунов. Икенче көнне Арсланов районның барлык хуҗалыкларын әйләнеп чыкты. Ф.Садриев 2) күч. Төрле якка таралу, ишетелү, барысына да билгеле булу. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлы Тау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты. М.Мәһдиев 3) күч. Нәрсә дә булса бик күп, артыгы белән булу, өелеп тору. Аның йортында утыны әйләнеп чыккан |