ӘЙЛӘНМӘЛЕ с. 1) Бөтерелә торган, уралма. Әйләнмәле карама, бәйләнмәле карама, соры бүре куып килә, яшерсәнә, карама. Әкият 2) Әйләнә торган, әйләнеп торган. Әйләнмәле витринада – кичә уйналган спектакльгә афиша. Н.Исәнбәт 3) күч. Бик катлаулы, авыр. --- үз юлында төрле әйләнмәле борылышлар, зигзаглар ясаганлыгын исбат итә... Ф.Хөсни |