ӘЙЛӘНМӘ I с. 1. 1) Әйләнә торган. Әйләнмә хәрәкәт өермә белән тыгыз бәйләнештә. Физика 2) к. әйләнеч. Ул, бераздан, төп юлга килеп чыга чыгуын, ләкин ул чагында инде күңелдә «Теге әйләнмә юлны үтү бик кирәк идеме соң әле?» дигән сорау туа. М.Вәли-Барҗылы 3) Җепселләре уралып-уралып үскән. Әйләнмә агач 2. и. мәгъ. 1) Әйләнеч урын. Алмагачтан алма алдым, Әйләнмәдән юл салдым. Җыр 2) Төрле юнәлештәге ике агым кушылудан барлыкка килгән суның өслектәге бүрәнкә сыман әйләнеп торган хәрәкәте; бөтергеч, чоңгыл; упкын. Гарип уйлар-сүзләр кычкырдык, Озак шулай аңга килмәдек. Тормыш диңгезендә – әйләнмә, Хәлебезне шунда шәйләдек. Р.Мингалим |