ӘЙЛӘНЕШ и. 1) Берәр нәрсә тирәсендә яки йомык әйләнә буенча хәрәкәт. --- алар [тәрәзә рамнары], кояш әйләнеше буенча, һәр сәгатьтә остаханәне тигез яктыртып тора иде. Р.Мирхәйдәров. Самолёт шәһәр өстеннән бер әйләнеш ясап алды. Г.Ахунов. Бал кортлары тәбрик әйләнеше ясады. Г.Хәсәнов 2) Барып, кире әйләнеп кайту хәрәкәте. Син сменада утыз дүрт әйләнеш ясарга тиешсең. Ф.Хөсни 3) Берәр процесста кабатлана торган тулы цикл. Чәчү әйләнешен мәҗбүри керттеләр, җиренә карап чәчү бетте. М.Мәһдиев. Илгә әйләнешкә чыккан акча беркая да китми, юкка чыкмый, шул килеш әйләнеп йөри бирә. Р.Фәизов. Икенчедән, сәүдә эшендә «товар әйләнеше» дигән нәрсә бар... Ф.Яруллин 4) Нәрсәнең дә булса билгеле бер өлкәдә кулланылу процессы. Күпме өр-яңа тәгъбирләр, сүзләрне әдәби әйләнешкә кертә. Х.Камалов. --- халкыбызның күп гасырлык тарихи-мәдәни мирасын эзлекле рәвештә кайтару һәм фәнни әйләнешкә кертү белән махсус шөгыльләнгән. Мирас 5) Үзгәреш, үсеш, алга китеш. Әмма аннан соңгы дәвердә тарих куласасы төрле фасылда әйләнеш кичерде... Казан утлары |