ӘЙЛӘНДЕРҮ ф. 1) Берәр нәрсәне үз күчәре буенча хәрәкәткә китерү. – Тегермән әйләндерәбез! – дип кычкырды Әптелбәр. Ә.Фәйзи. Алар чар әйләндерә, мин үткенлим. Я.Зәнкиев. Ун елдан артык баранка әйләндерәм... Т.Галиуллин

2) Берәр әйберне, кулда тотып, төрле якка бору, боргалау. Ул шкафтан хәтфә янчык алып килде дә, шул янчыгын кулында әйләндерә-әйләндерә, сүзен дәвам итте... Г.Әпсәләмов. --- башы яртылаш янган табагачны, тотып, озак кына кулында әйләндерде. Ф.Яруллин

3) Кемне яки нәрсәне дә булса бер яктан икенче якка каратып кую, икенче якка бору. Кеше җиргә капланып яткан. Госман, тезләнеп, гәүдәне йөзе белән әйләндерде. И.Салахов. Башта кызның кул аркасын, аннары, әкрен генә әйләндереп, уч төбен, бармак битләрен үбеп чыкты. Р.Кәрами

4) Нәрсәнең дә булса астын өскә каратып кую, салу, астын өскә чыгару. Ике көн явып, бер көн аязса, бөтен халыкны борчак әйләндерергә кудылар. Ф.Садриев. --- печән өстендә аның кулыннан тырма төшми, әйләндерә, җыя, чүмәләгә куя. Я.Зәнкиев. Габит, буш әрҗә эченә бастырып куйган шешәсен алып, стаканын мөлдерәмә тутырды ---. – Шул гынамы?.. – Теге ягын әйләндереп сала алмыйм ла инде! Б.Камалов

5) Берәр киемнең сул ягын уң итеп яңартып тегү. --- бу кадәр олы пальтоны минем кебек кеп-кечкенә кыз ничек әйләндереп чыксын, ди. Ф.Яруллин

6) Кием-салымның эчен, җөйле ягын, тышкы якка чыгару. Сабирҗан башындагы зур тимер юлчылар фуражкасын салды да астарын әйләндерде. И.Салахов. Татар хатыннары кием-салымның эчен тышка әйләндереп --- эләләр. А.Хәлим

7) Нәрсәне дә булса уратып, камап алу, уртада калдыру. Патша моны (егетне) аякка бастырды да тирәсен таш белән әйләндерде. Әкият. Урам ягы рәшәткә белән әйләндереп алынган гади генә авыл өенең ачык тәрәзәсе... Казан утлары

8) Кем белән булса да берәр җирдә йөреп чыгу, уратып йөрү. – Әй, Фәйзулла! Әйдә, гармун уйнап, урам әйләндер әле! Г.Бәширов

9) Нәрсәнең дә булса кыяфәтен, тышкы күренешен, эчке формасын һ.б. үзгәртеп, башка әйбергә, күренешкә, хәлгә әверелдерү. Аның суын парга әйләндерергә кирәк. Ф.Яруллин. Себер ягыннан өшеткеч җил исә, ул хәтта җир өстендәге карны да тотмый, һәрнәрсәне каткан бозга әйләндерә. Ф.Бәйрәмова

10) Нәрсәнең дә булса эчтәлеген, үзгәртеп, башка нәрсәгә бору, икенче төрле мәгънә бирү, бүтәнчә итеп күрсәтү. Ул, сүзне кызыкка әйләндереп, «кети-мети» дип, бармакларын минем тирәмдә уйнаткаларга тотынды. Ф.Яруллин

11) Нәрсәне дә булса билгеле бер калыпка салып, теркәп, язып кую. --- гади генә тоелган нәрсәләрне дә күңелләрне тибрәндерер җырга әйләндерү җиңел түгел шул. Казан утлары

12) фольк. Тылсым, сихри көч ярдәмендә, нинди дә булса башка бер кыяфәткә, төскә, хәлгә, кемгә яки нәрсәгә дә булса әверелдерү (гадәттә халык авыз иҗаты әсәрләрендә). Шул вакытта, бер әфсен укып, сихер куәте белән, Бәһрам белән Диләрәмнең икәвен дә кара ташка әйләндерде. Мирас

13) Нәрсәнең дә булса кыйммәтен шуңа бәрабәр икенче нәрсә кыйммәте белән алмаштыру. Акчасын, барын да алтынга әйләндереп, бер җиргә җир астына күмеп куйды. К.Насыйри. Без, кичен эштән кайткач, тагы шул алтын турында сүз башладык һәм акчага әйләндергәндә күпме булачагын исәпләргә керештек. М.Гафури

14) Бер үк сүзләрне кат-кат әйтү, кабатлау. Син торасың да, әйләндереп, бер сүз әйтәсең: ашлык, ашлык. Миндә Әндри казнасы юк лабаса! С.Рафиков

15) күч. сөйл. Сүзне, текстны һ.б.ш.ны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. Мин аңа кайбер сүзләрне әйләндереп бирәм. Н.Фәттах Банхуа аның сүзләрен чин теленә әйләндерде. Н.Фәттах. Ул үзе безнең белән ике төн утырды, безгә русча сүзләрне чәйнәп салды, без татарчага әйләндердек. Г.Ибраһимов. Соңра, безнең төрекчә белгәнне аңлагач, төрекчәгә әйләндерде. Мирас

16) күч. Теләр-теләмәс кенә яки көч-хәл белән, нәрсә дә булса әйтү. – Санамадым, – диде Вәсилә, телен көчкә әйләндереп. Н.Гыйматдинова

17) күч. Эшне оста, шома алып бару, хәл итү, эшләү, булдыру, башкару. Менә күрерсез, эшне әйләндереп йөреп кайтыр. С.Рафиков

Әйләндерә бару к. әйләндереп бару. Якуб, русча укып, татарчага әйләндерә барды. И.Гази. --- бу нәрсә [колхозларның авырлык белән оешуы] – күбрәк ул иптәшләрнең, колхозның эчтәлеген бик нык өйрәнеп, һәрбер директиваны реаль фактка әйләндерә барырга күнекмәгәнлекләреннән. Һ.Такташ

Әйләндерә башлау Әйләндерергә керешү. Зиһене кызның һәр ымын, хәрәкәтен теркәп барган икән, ялгызы калды исә шуны, кинолента кебек, кире әйләндерә башлый. Х.Камалов

Әйләндерә бирү Әйләндерүен дәвам итү. Сугыш каһарманы, нибары унтугыз яшеннән сыңар аякка калган гвардияче, агач аягын кулында әйләндерә бирде. А.Хәсәнов

Әйләндерә язу Чак кына, аз гына әйләндермичә калу. [Гази ага] Элеккечә, соргылт бүреген, алдын артка әйләндерә язып, җайсыз итеп кигән. М.Галиев

Әйләндереп алу 1) Нәрсәне дә булса тиз генә әйләндерү. --- уң кулының имән бармагын, элмәк салгандай ишарәләп, муены тирәли әйләндереп алды... М.Насыйбуллин

2) Берәр нәрсәне, урап, уртага алу, аны як-яктан тулысынча камау, чолгап алу. Без, Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. М.Гафури. Кайбер вакыт ялгыз бүрене аучылар ерактан әйләндереп алалар. Г.Ибраһимов. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте илән, япун мәмләкәтен һәр әтрафтан су әйләндереп алган. Мирас

3) Нәрсәне дә булса уртада калдырып, бөтен тирәсенә берәр нәрсә тоту; тирәләп, уратып алу. --- йорт-җирен биек кирпеч койма белән әйләндереп алды... Ә.Сафиуллин

Әйләндереп бару Шунда ук, рәттән әйләндерү. Башту углы Габдулла, шундук, аның сүзләрен болгар теленә әйләндереп барды. Н.Фәттах

Әйләндереп бетерү Тулысынча әйләндерү, үзгәртү, бөтенләй икенче төс, күренеш бирү. Болай да монахка әйләндереп бетердең, дуадак каз сыман ялгыз йөри, мескен. Ф.Садриев. --- үзенең шул хикмәтле «ж» хәрефе белән бөтен укытучыларның башын әйләндереп бетермәгән булса, ихтимал, Сания аны бүген тәки күз алдына китерә алмаган булыр иде. М.Әмир

Әйләндереп җибәрү Кинәт әйләндерә башлау, әйләнергә этәргеч бирү, әйләнә торган хәлгә китерү. --- Каһир граммофонның тавыш чыгаргычын янга кайтарып, боргычын борды да тагын әйләндереп җибәрде һәм урындыгына утырды. Ә.Гаффар. --- ишек ярыгыннан күз салса, әби шулай сәке башына кабага утырган да, ди, бармак очына төкереп, орчыгын әйләндереп җибәрә икән. Н.Исәнбәт

Әйләндереп калу Тиз арада нәрсәне дә булса әйләндерергә өлгерү. [Мөфти:] Болар кәгазь чүбенә әйләнеп калганчы, тизрәк алтынга әйләндереп калырга кирәк. Н.Исәнбәт

Әйләндереп карау Әйләндерергә омтылу

Әйләндереп килү Бөтен тирә-яктан уратып әйләндерү. [Атны] Сикертеп чаптырып, базарны бер әйләндереп килде. А.Гали. – Әйдә, Гөлйөзем, бер әйләндереп киләм, – дидем мин, телемә шундый сүз килүенә үзем дә сөенеп. З.Хөснетдинов

Әйләндереп кую 1) Әйләнгән хәлгә китереп калдыру

2) күч. Төбенә кадәр эчеп бетерү. – Яле, тикшереп карыйк әле без аны, – дип сөйләнә-сөйләнә, бер стакан шәрабны әйләндереп тә куйды. Р.Сәгъди

Әйләндереп салу 1) Икенче ягына әйләндерү

2) күч. Кемне дә булса аяктан егу (мәс., көрәштә). Сабан туенда булсын, җыенында булсын, барысын әйләндереп сала идем. А.Расих

3) күч. Эчемлекне төбенә кадәр эчеп яисә салып бетерү. Тик дүртенче чокыр [сөтне] әйләндереп салганда гына бераз тынычлана төштем. А.Шамов

Әйләндереп ташлау 1) Нәрсәне дә булса кинәт астын өскә әйләндерү. Шундый көннәрне Язидә, таулар әйләндереп ташлардай дәрт белән, армый-талмый, уйнап кына эшли торган иде. Г.Бәширов

2) Җай гына барган тормышны юкка чыгару, авырлыклар, бәла-казалар китерү. Меңнәр-миллионнарның җаннарын айкап, тормыш-мәгыйшәтен җимереп, бар дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлаган сугыш имгәтте аларның язмышын. М.Гафури

Әйләндереп тору 1) Бертуктаусыз әйләндерү

2) Әле, хәзерге вакытта әйләндерү. Сепарат әйләндереп торган Фатыйма һәм аның янындагы --- Нәсимә күзләренә чалынды. А.Расих

Әйләндереп төшерү 1) Җиңү, җимерү, алып ташлау. Әле Минай хәтле Минай ханны әйләндереп төшерергә үрелә бу, әле Балык кебек эт-бетне дә кабып йотарга әзер. В.Имамов

2) Үткәрмәү, уздырмау, кире тавыш бирү. Сайлауда кандидатурасын әйләндереп төшерделәр

Әйләндереп чыгару Берәр авыр проблеманы, эшне башкарып чыга алу. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. М.Мәһдиев

Әйләндереп чыгу 1) Башыннан ахырына кадәр һәрберсен әйләндерү

2) Барлык ягыннан да уратып, тирәләп әйләндерү

Әйләндереп яту к. әйләндереп тору (2 мәгъ.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә