ӘЙЛӘНДЕРЕ’П-ТУЛГАНДЫРЫП рәв. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса төрле якка борып, боргалап. Якуб, үрелеп, булавканы кулына алды, әйләндереп-тулгандырып карады. М.Хәбибуллин

2) күч. Ерактан уратып, читләтеп, кинаяләр белән. Рабига әйләндереп-тулгандырып маташмады: – Сәмәрия апа үлде, бүген генә күмдек, – диде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә