ӘЙЛӘ’Н-БӘЙЛӘН и. Кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча әйләнеп, җырлап-биеп уйнала торган күмәк уен. Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар. А.Әхмәт. --- кичен – кунаклар, ёлка, әйлән-бәйлән, уен-көлке, сый-хөрмәт. Г.Гобәй. --- аннары, бакча балалары кебек тотаклашып, җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән уйнау. Ф.Хөсни. Яшьләр --- моңлы көйләр уйнаганда, әйлән-бәйләнгә җыелып, түгәрәк ясап җырлап йөриләр иде. Г.Ахунов |