ӘЙЛӘНӘ’-ТИРӘ и. 1) Нәрсәне дә булса урап алган тирәлек, нәрсәнең дә булса тирә-ягы, тирә-юне, чолганышы. Әнә теге кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыгармый, ди. Ф.Хөсни. --- чабыштан килгән атны, менә ни өчен, мәйдан уртасына керткәнче, әле бераз әйләнә-тирәдә чаптырып, аягын суыталар икән! М.Мәһдиев. Әйләнә-тирәдә уҗым тапталган, кара балчык чыккан, йоннар, тире кисәкләре чәчелгән иде. М.Мәһдиев 2) Тирәлек, мохит, даирә. Әйләнә-тирәдә сүз боткасы пешерүчеләр дә җитәрлек. Л.Шагыйрьҗан. Ә әйләнә-тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора. Ф.Садриев. Безнең әйләнә-тирәбездәге һәр әйберне һәм күренешне төрле яклап ачыклап килә торган бик күп сүзләр бар. В.Хаков |