ӘЙЛӘНӘ и. 1. 1) геом. Һәр ноктасы үзәктән тигез ераклыкта урнашкан яссылыктагы йомык кәкре сызык. Индуслар бушлыкны «сунья» дип, ә гарәпләр «сифр» дип атаганнар һәм бушлыкны кечкенә әйләнә рәвешендә сурәтләгәннәр. Р.Батулла. --- әйләнә эче – бер бәйләнешле өлкә, әйләнә тышы һәм боҗра – күп бәйләнешле өлкәләр. Комплекс үзгәрешле функцияләре теориясе нигезләре. Ләкин ике әйләнәнең икедән күбрәк уртак ноктасы булуы мөмкин түгел. Геометрия

2) Нәрсәне дә булса әйләндереп, уратып алган чите, кырые. Тәрәзәләрнең әйләнәсе һәм башлары нәфис, матур итеп, бизәкләп эшләнгән. Ә.Еники. Тәрәзәләргә эчке кат рамнар ясалмаган, лапас түбәсен ябасы, әйләнәләрне ныгытасы бар... Р.Төхфәтуллин. Әйләнәсен (өйнең) уникешәр аршиннан, ундүрт ниргәле итеп, яңаны күтәрәсе иде... Ю.Әминов // Озынча түгәрәк әйбернең аркылы кисеме тирәли озынлыгы. Бу алыпларның (эвкалиптларның) биеклеге – йөз илле метрга, ә әйләнәсе утыз метрга җитә. Могҗизалар энциклопедиясе

3) Кемне яки нәрсәне дә булса урап, чолгап алган чик; кыр, ян. Шәйхи карт --- сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. М.Мәһдиев. Җитмәсә әле тагын, ак каен төбендә, аның бар әйләнәсен чуарлап, күпсанлы аксыл канатлар ята иде. Г.Хәсәнов. Сез күрәсез, мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өеме ята. Ә.Еники

4) Тирә-як, мохит, тирәлек. Бөтен әйләнәдә күңелсез бертөрлелек: су да су, ярлар ерак, җәйге матур яшеллекне якыннан күреп тә булмый. Ә.Еники. --- әйләнәңдә ал күбәләкләр оча... Ш.Бабич. --- үз әйләнәсендәге иптәшләреннән нәрсә белән булса да аерыла торган кешедер, дип уйламагыз. А.Шамов

2. бәйл. функ. «Ел», «тәүлек» сүзләре янында килеп, башыннан ахырына кадәр, буена, дәвамында дигән мәгънәне белдерә. «Ризык» дип зурдан кубып әйтсә дә, ел әйләнәсендә җанны асрарлык кына рәте бар аның... Н.Гыйматдинова. Ел әйләнәсенә нибары илле хезмәт көнең бар. Р.Ишморат. Хәзерге вакытта кешедә функцияләре тәүлек әйләнәсендә периодик рәвештә башкарыла торган йөздән артык физиологик система барлыгы ачыкланды. Могҗизалар энциклопедиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә