ӘЙДӘҮЧЕ и. 1. 1) Көтүне яки берәр хайванны, куып, әйдәп баручы, куучы кеше. Шуны гына көтеп торган арткы сафтагы җылкычылар, малчылар, юлга чыгарга җыенган куй әйдәүчеләр, ыгы-зыгы килеп, ашыгып, бер-берсен этеп-төртеп, сәҗдәдән тордылар. И.Салахов

2) күч. Берәр нәрсәгә юнәлеш бирүче, юл күрсәтүче, киңәш бирүче. Сәнгатьле фикерләүнең һәр ике тибы --- әдәбиятта зур урын ала һәм хәтта әйдәүче булып китә. А.Әхмәдуллин

3) Нинди дә булса җыелышка, сөйләшүгә һ.б.ш.га чакырып йөрүче кеше; өндәүче

2. с. мәгъ. 1) Төп, әһәмиятле. Комитетның төп, әйдәүче көчләрен Ф.Әмирхан тирәсенә тупланган Р.Алуши, В.Бәхтияров --- тәшкил иткән булса кирәк. Р.Әмирхан. Шәхесендәге әйдәүче сыйфатларга һәм үз-үзен тотышына караганда, каһарман гадел патша булган. Н.Хисамов

2) Юнәлеш бирә торган, башкаларга үрнәк булган. Г.Камал театрында да, К.Тинчурин театрында да, ягъни әйдәүче сәхнәләрдә, комедия өстенлек итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә