ӘЙДӘ’Ү ф. 1) Кемне дә булса үзең белән барырга чакыру яки ияртеп алып китү. Салчак алып, урыныннан кубып, Сылукызны тупас кына беләгеннән тотып алды һәм аны ишеккә таба әйдәде. Н.Фәттах. Исмаев аны култыгыннан эләктереп алды да алга таба әйдәде. Г.Бәширов. Гөлнурны, котыртып, күл буена әйдәгән өчен берне тамызасы иде дә... Н.Гыйматдинова // Ишарә, ым белән үз янына чакыру. Шәмгун, бармагы белән генә әйдәп, мине үз янына чакырып китерде. Г.Гобәй. [Старшина] --- сүзсез генә, баш ымы белән әйдәп, блиндажга ияртеп керде. Х.Камалов

2) Куып алып бару; чабып барырга мәҗбүр итү, ашыктырып куалау (күбесенчә терлек-туар турында). --- менә хәзер инде ул Балтаханның җылкыларын Куянды ярминкәсенә әйдәп килә иде... И.Салахов. Каюм бабай, таң иртән, кызы Зәйнәп илә углы Сәлимне ияртеп, сыерларны әйдәп чыгып китте. А.Таһиров. Шул рәвешчә кайнар күз яшьләрен коеп, атын әйдәп, Туман тархан калкулык тирәли кузгалып китте. Н.Фәттах. --- атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты... Г.Ибраһимов

3) Өндәү, берәр эшкә, максатка чакыру. Тәүге тәнәфескә әйдәп, Җиз кыңгырау шылтырый. Б.Хәлимов. Әйтик, һәрбер эшне оештыруда, аны үткәрүдә укучы балалар үзләре теләп катнаша, үзләре башлап йөри, үзләре үк башкаларны әйди икән ---. Ә.Хуҗиәхмәтов

4) күч. Алга омтылдыру, дәртләндерү, рухландыру. Әлеге белем һәм күнекмәләр --- иҗтимагый тормышта һәм производство эшчәнлегендә иҗатка этәрә, әйди. Ә.Хуҗиәхмәтов. Тирә-яктагы котырынган кар өермәләре аны никадәр генә --- алга әйдәмәсеннәр, ул артык кабаланмады. А.Расих

5) күч. сир. Дәвам итү, тугры булып калу. Карт әткәгез юлын әйдәп, мулла булсагыз гына фәтва чыгар. Ә.Баян

Әйдәп бару 1) Бертуктаусыз әйдәү. Икенче бер карчык, сабанның сабыннан тотып, кызларны ат тоткан шикелле дилбегә белән тотып, камчы белән кыйный-кыйный әйдәп бара. К.Насыйри. Сөембикә исеме, моңсу бер әләм булып, әнә шул тарихны әйдәп бара. Ф.Урманче

2) күч. Өстенлек итү, төп урынны алып тору. XX гасырның буеннан-буена татар прозасында реализм әйдәп барды. Д.Заһидуллина

Әйдәп йөрү 1) Һәркайда һәрберсен әйдәү. Татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт, калмык, казакъ фетнәчеләрен исә, бөтен яу барышында, нигездә, старшиналар, тарханнар, солтаннар әйдәп йөри. В.Имамов. Унбер генә яшьтә идең ул елларда. Олы апа! Өч апаеңны син әйдәп йөрдең. К.Булатова

2) Әле, хәзер, сөйләү моментында әйдәү. --- әйтерсең лә аның [Күчем хан] рухы, әйләнеп кайтып, оныкларын басып алучыларга каршы изге сугышка әйдәп йөри... Ф.Бәйрәмова

Әйдәп карау Әйдәргә омтылу, алып китәргә тырышу. Аптырагач, Ибрай сыерга атланып та әйдәп карады. М.Кәрим

Әйдәп килү Күптәннән, элек-электән, даими рәвештә кая да булса әйдәү. Язгы кичтә яңа чыккан аем, Күккә карап йолдыз юл яра. Шул юллардан, айкап-чайкалмыйча, Мине әйдәп килгән Клара. М.Шиһапов

Әйдәп тору Кемне дә булса даими чакыру, һәрвакыт әйдәү, үзенә тарту. Моңа шул чорның идеологиясе дә бик зур йогынты ясады, чыбыркылап әйдәп торды. Л.Шагыйрьҗан. Үзенең аклыгы белән алгысытып, офык читеннән берөзлексез үзенә таба әйдәп торган урман булып урман да, көрән төскә кереп, авылга якыная төште. Р.Мөхәммәдиев

Әйди башлау Әйдәргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә