ӘЙДӘ’П БАРУЧЫ с. 1) Юнәлеш бирә торган, башкаларга үрнәк булган. Дөньяның әйдәп баручы барча театрлары шушы принципка таянып эш итәләр. В.Шәрипов. Институтка нигез салганда, халыкара мөнәсәбәтләр буенча бик күп югары уку йортларының, әйдәп баручы белгечләрнең фатихасын алдык, килешүләр төзедек. Э.Шәрифуллина. Мөнип абый, сез бит – балалар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь ---. К.Миңлебаев. [Николаев Олег Викторович] 1976–1988 елларда Днепропетровск опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты [була]. Татар театры

2) Өстенлекле, алдынгы. Жанрның --- җинаятьләрне тасвирлаган өлкәсе соңгы елларда аеруча көчәеп китте, һәм ул детектив жанрны әйдәп баручы --- тармакка әверелде. М.Сәхапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә