ӘЙДӘЛӘ’Ү ф. Бертуктаусыз «әйдә-әйдә» дип чакыру, кыстап мәҗбүр итү. Әрсез бригадир исә, ачу китереп, юлына аркылы төште һәм, әйдәләп чыгармасаң, үзе белеп һич тә чыгар төсле күренмәде. Н.Фәттах

Әйдәләп бару Һәрвакыт, гел әйдәләү. Авыр хәлдә калган абыйларына – аталары кебек кешегә ярдәм итү буенча эшне Дамир үзе әйдәләп барды. Н.Газизов

Әйдәләп чыгу 1) Һәрберсен, берәм-берәм әйдәләү

2) Әйдәләп, үзләре белән алу, үзләреннән калдырмау. Фәрит җавап кайтарырга өлгергәнче, кызларның Маратны култыклап һәм әйдәләп чыгуын күргәч, икесенең дә эчләренә җылы керде. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә