ӘЙДӘКЛӘ’Ү ф. 1) Бик нык әйдәү, куалау. Асылгәрәй ничек кенә атны әйдәкләп караса да, ат барырга теләмәде, башын түбән иеп, чыбыркы очы тигән саен тәне тартышып, баскан җиреннән купмады. Д.Каюмова. Мин атымны әйдәкләдем, малайлар эткәли-төрткәли башладылар. А.Гыйләҗев

2) к. әйдәү (1 мәгъ.). --- үзе аны Нуриасма янына керергә әйдәкләде... Ф.Садриев

3) Ихтыярына буйсындыру, мәҗбүр итү. Кушканны үтәү, кемнеңдер әйдәкләвенә буйсыну – балачактан ук аның өчен үлем белән бер иде. Ф.Садриев

4) күч. Алга омтылдыру, дәртләндерү. «Үлем тырнагыннан ничә тапкыр ычкынганны гриппка бирешеп тору җебегәнлек булыр» дип, үз-үзен әйдәкләү ягын карады Вәсим. Ә.Моталлапов

Әйдәкләп алу Кинәт кенә, вакыт-вакыт әйдәкләү; берникадәр вакыт әйдәкләү. Бары Андрей гына, атны кызулатырга теләп, еш кына чөңгереп, әйдәкләп ала. Р.Сибат

Әйдәкләп бару Күптәннән, электән үк, даими әйдәкләү. Профессор абый миңа өмет баглый, сиздерми генә мине әйдәкләп бара. Гөлшаһидә

Әйдәкләп карау Әйдәкләргә омтылу, әйдәкләргә тырышу. Егетләр атларын чыбыркылап та, юмалап та, чөңгерә-чөңгерә әйдәкләп тә карадылар. Р.Батулла. – Әйдәкләп кара, энекәш, кузгалмасмы, – диде ул миңа. А.Гыйләҗев

Әйдәкләп тору Бертуктаусыз әйдәкләү; әледән-әле, еш әйдәкләү. --- элек-электән, очраштыра торган сәер кешеләр – илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә, офык артына әйдәкләп тора иде. А.Тимергалин

Әйдәкли башлау Әйдәкләргә керешү, әйдәкләргә тотыну. Бабай арба аратасына кыстырган чыбыкны суырып алды да атны әйдәкли башлады. Р.Батулла

Әйдәкли бирү Әйдәкләвен һаман да дәвам итү

Әйдәкли төшү Тагын да ныграк әйдәкләү; бераз әйдәкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә