Ә’ЙДӘ ы. 1. 1) Кемне дә булса үз янына чакырганда әйтелә. Әйдә, кер, Тәнзилә! Р.Ишморат. Әйдәгез өйгә, өйгә керегез, түрдән узыгыз. Т.Гыйззәт

2) Кемне дә булса берәр сүздән туктатып, эштән аерып, кая да булса ияртеп алып барырга чакырганда әйтелә; киттек. – Әйдә, Ильяс, бераз һава алып кер, – диде. М.Әмир. Һәммәгез әзерме? Әйдәгез, киттек! Г.Ибраһимов

3) Берәр нәрсә эшләргә чакыруны, өндәүне, теләкне белдерү өчен әйтелә. Әйдә, нәнәм, рәсем ясыйбыз. Г.Гобәй. Әйдәгез, малайлар, кызлар, урманга киттек. Н.Гыйматдинова. Әйдә, бахбай, тарт сабанны, на-на-на! К.Әмири. «Әйдәгез, Мөдәррис картның берәр тавыгын тотып, пешереп ашыйбыз», – диде. Ә.Айдар

4) Нәрсә белән дә булса ризалашуны, хуплауны белдерә. Әйдә, яшәсеннәр, тормышларын үзләренчә корсыннар... Б.Камалов. Әйдә, йөрсен, сәламәтлек өчен файдалы, диләр ич. Т.Гыйззәт

5) Кискен таләп иткәндә, әмер, боерык биргәндә, берәр халәтнең, эшнең дәвам итүенә ризасызлык белдергәндә кулланыла. Әйдә, торыгыз, маегызга чыдый алмыйсыз икән, торыгыз, дидем! М.Мәһдиев. Ярар, җитте, әйдә, эшкә күчик. Ә.Фәйзи. Әйдә бар, юлыңда бул, алдыңнан артың матур! М.Твен

6) Нинди дә булса эшкә өндәп дәртләндерүне, әйдәкләүне, үтенечне белдерү өчен әйтелә. [Галимҗан] Гыйрфан мулла җайлап менеп утыргач, дилбегәне кулына алып: – Әйдә, малкай, әйдә, уңган, – диде дә Солтанморатка кайтып китте. С.Поварисов

7) Кемгә дә булса киңәш биргәндә яки кемне дә булса тынычландырганда кулланыла. – Әйдә, кадерен белеп, йоклап кал, – диде. Р.Кәрами

2. кис. мәгъ. Җөмләдә белдерелгән хәл-әхвәл, фикер белән килешүне, килешүгә чакыруны белдерә. Әйдә, бер туйганчы балавыз сыгар да башкача әрнеп йөрмәс... Д.Бүләков. Әйдә, безнең авылдан да укыган кешеләр чыксын әле!.. Х.Саръян

3. хәб. функ. Киттек, элдердек, чаптык мәгънәсен белдерә. Күзне генә кыстык бер-беребезгә. Борылдык та әйдә артыннан! К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә