ӘЙБЕР и. 1) Көнкүрештә кулланыла торган нинди дә булса бер предмет, нинди дә булса хезмәт башкаруга җайлаштырылган кирәк-ярак. --- сандыгында --- түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. М.Галәү. Этнең муенында, үзенә күрә, портфель кебек әйбере бар. М.Әмир 2) күпл. Берәр җиргә җыелып, өелеп куелган нәрсәләр. Носильщикка ишарәт итеп, әйберләребезне вагонга кертергә булдык. Ф.Кәрими. Фәтхия әби, менә болар – мәрхүм Шәйбәк бабайның әйберләре. Г.Ибраһимов 3) күпл. Кием-салым. Хәзер замштан тегелгән әйберләр модада, тора-бара, тирегә күчәчәкләр. Р.Кәрами 4) Гомумән азык-төлек, ашамлыклар. Тәмле әйбер күп булмый. А.Хәлим. --- базга да төшә, андагы сөт өсте, эремчек кебек әйберләрдән авыз итеп, яланып-ялманып чыга. Ә.Фәйзи. Әниләрне тәмле әйберләр сорап та тинтерәтмәдек. Казан утлары 5) Әдәбият, сәнгать, фән әсәрләре. Тырышсаң була бит ул – уйлана торгач, язарлык әйберләре дә табылды. Г.Мөхәммәтшин. Сездә талант бар икән, минемчә, кешеләргә шатлык бирә торган әйберләр иҗат итәргә кирәк. Г.Әпсәләмов. Язган әйберләремнең дә иң күбесе шул чакларга туры килә. Ф.Хөсни 6) Нинди дә булса фикер, хәбәр, сүз, имеш-мимеш, күренешләр. --- шикләндерерлек әйберләр сөйләдең. Г.Кутуй. Көннәрнең берендә исереп кайтты. Бу – Нәгыймә өчен бөтенләй яңа әйбер иде. Г.Ибраһимов. Хакыйкать, я дөреслек дигән әйбернең төрле рәвештә һәм төрле зурлыкта булганлыгын Солтан яхшы белә иде. А.Расих 7) сөйл. сир. Нинди дә булса нәрсә; нәрсәдер, ниндидер предмет. Безнең әйләнә-тирәбездәге һәр әйберне һәм күренешне төрле яклап ачыклап килә торган бик күп сүзләр бар. В.Хаков. И, гомер буена бер пот авырлыгы әйбер дә күтәрмичә үскән мескен кулларым! Г.Камал 8) филос. Тормышта безнең аңнан тыш яши торган матди предмет, объектив чынбарлык күренешләре ◊ Әйбер әйтмәү Каршы сүз әйтмәү, тиргәмәү; ризасызлык күрсәтмәү. Улы соң кайтса да, анасы әйбер әйтмәде. Г.Рәхим |