ӘЙБӘТЛӘ’Ү ф. 1. 1) Әйбәт итү, яхшырту, җайлау. Эшләрне әйбәтләү

2) Төзәтү, рәтләү, тәртипкә китерү. Юлларны әйбәтләү

2. әйбәтләп рәв. мәгъ. 1) Җиренә җиткереп, тиешле дәрәҗәдә. Камилә, син хаҗи әфәндене әйбәтләп сыйла... Ш.Камал. --- бәрәңге алды да кое төбендә ялгызы әйбәтләп юа башлады. Г.Ибраһимов. Фәрит әнисенең одеалыннан чыгып торган аягын әйбәтләп ябып куйды. Ф.Садриев

2) Яхшылап, аңлашылырлык итеп; анык, ачык итеп. Аннары дүрт пьесаны санап чыга да бик әйбәтләп кенә кисәтә... М.Максуд. Сафа, мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен, белмим, диде. М.Галәү. Иртәгә әйбәтләп күчерербез дә дүшәмбе көн кертеп тә чыгарбыз. И.Гази

3) Яхшылап, пөхтә итеп, матур итеп. Калага баргач, әйбәтләп киендерделәр. А.Таһиров

4) Җай гына, ашыкмыйча, рәхәтләнеп. --- Гафият башта, әйбәтләп, симез сарык итеннән пешергән токмач ашап, чәй эчүне яклады. И.Гази. Кайнар килеш әйбәтләп кенә эчәрсең дә бөркәнеп ятарсың. Р.Ишморат

5) Ипләп, җайлы, уңайлы итеп. Мачтаның башына менеп җиттем дә әйбәтләп кенә аякларны салындырып утырдым. Ф.Яруллин. --- ауган карт тал агачы бар иде, менә шуның өстенә әйбәтләп кенә утырдык. Ә.Айдар

Әйбәтләп бетерү Бөтенләй, тәмам әйбәтләү

Әйбәтләп килү Билгеле бер вакыттан башлап әйбәтләү; әйбәтләүне дәвам итү

Әйбәтләп кую Тиз генә әйбәтләү. Әхмәди, мыекларын бөтергәләп, кыскарып калган сакалын сыйпап, әйбәтләп куйды. Г.Бәширов

Әйбәтләп тору 1) Һәрвакыт, әледән-әле әйбәтләү

2) Әле, хәзерге вакытта әйбәтләү

Әйбәтләп чыгу Һәрберсен берәм-берәм әйбәтләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә