ӘЙБӘТЛӘНҮ ф. 1) Әйбәт булып китү, уңайга үзгәрү, рәтләнү. «Борчылмагыз, Маратның хәле әйбәтләнә, үсә, күңелен алгысытып йөрмәгез», – дип җавап язды. Ф.Садриев 2) Яхшылану, әйбәткә әйләнү. Җил дә тынган. Һава әйбәтләнә, болай булгач. А.Гыйләҗев Әйбәтләнә бару Акрынлап, аз-азлап әйбәтләнү; торган саен әйбәтләнүе арту. Авыруның хәле әйбәтләнә баруын әйттеләр, ләкин үземне янына кертмәделәр. Г.Гомәров. --- ярчыкларны, көнбагыш төшедәй вак ядрәләрне чүпләп алган саен, аягы әйбәтләнә барды. Х.Камалов Әйбәтләнә башлау Әйбәтләнүе сизелү, әйбәтләнергә керешү. – Кәефләрегез ничек? – ди дәвалаучы табибыбыз. – Бүген күзгә күренеп әйбәтләнә башлады шикелле, – дим мин, шатлыгымны яшерә алмыйча. Э.Шәрифуллина Әйбәтләнә төшү Бераз әйбәтләнү. Автор минем рецензия нигезендә либреттосын шактый үзгәрткән, шуның нәтиҗәсендә, кайбер пәрдә һәм күренешләр әйбәтләнә төшкән. М.Җәлил. Шәфкать туташыннан Фәүриянең хәле әйбәтләнә төшүе турында ишетү балаларга әйтеп бетергесез шатлык иде. М.Хуҗин Әйбәтләнеп бару Берникадәр, бераз әйбәтләнү, акрынлап, торган саен ныграк әйбәтләнү. «Ашыгыч ярдәм» белән китереп салдылар. Йөрәккә приступ булды. Хәзер инде әйбәтләнеп барам. Н.Нәҗми Әйбәтләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча әйбәтләнү Әйбәтләнеп җитү Ахыргача, тиешенчә әйбәтләнү Әйбәтләнеп калу Ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң әйбәтләнү Әйбәтләнеп килү Соңгы вакытта, бераз, аз-азлап әйбәтләнү. Яралары инде төзәлеп, Әйбәтләнеп кенә килгәндә, Килде кинәт бүген исенә, Ишетеп, ул яман бер хәбәр ---. Х.Камалов Әйбәтләнеп китү Билгеле бер моменттан, сәбәптән соң әйбәтләнү, кинәт әйбәт якка үзгәрү. Ике-өч көннән без клуб янындагы ике бүлемле бер өйнең буш бүлмәсенә күчендек. Хәлләребез әйбәтләнеп киткәндәй булды. К.Миңлебаев Әйбәтләнеп тору Әле, хәзерге вакытта әйбәтләнү |