ӘЙБӘТ с. гар. 1. 1) Уңай сыйфатларга яки тиешле таләпләргә җавап бирә торган; яхшы; киресе: начар. Язылып бетмәгән бик әйбәт ике балладам бар... М.Җәлил. --- үзенең өйдә калган әйбәт китапларын сагына... И.Гази. Әйбәт музыка ишетсә, сабыйларча канатлана, дулкынлана. Б.Камалов

2) Уңай әхлакый сыйфатларга ия булган, яхшы холыклы, әдәпле, итагатьле. Менә бу – авылдан килгән бик әйбәт егет белән дус бул, яме? Ә.Фәйзи. Бу якта да әйбәт икән кешеләр. А.Әхмәт. Ул кеше күз алдында бик диндар, әйбәт «бабай» булып күренергә тырыша иде. М.Галәү

3) Үз эшен тиешле дәрәҗәдә алып баручы, тәҗрибәле, оста; яхшы белгеч. – Әйбәт хирург булачак, – диделәр өлкән хирурглар... Г.Әпсәләмов. Шундый әйбәт начальниктан Аерылу да бик читен. М.Җәлил. Безнең әтинең дусты – бик әйбәт бакчачы. Ф.Яруллин

4) Югары сыйфатлы; затлы. Рәхмәт, Гыймади абый, Бик әйбәт итекләрең. М.Җәлил. Берсе – теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай. Г.Ибраһимов. Әйбәт пальто кигән унбер-унике яшьлек малай атылып килеп керде. Р.Төхфәтуллин

5) Акыллы, төпле, ныклы уйланылган, уңышлы. Теле такылдаганда, башына әйбәт фикерләр килә Тәслимәнең. М.Маликова. Әйбәт, әйбәт үгет бирәләр. Ш.Маннур. Җир ашлау турында әйбәт киңәшләре бар икән. Г.Бәширов

6) Шатлыклы, күңелле, яхшы, шәп, кәеф күтәрерлек. --- авылда, мәктәп тормышында нинди әйбәт яңалыклар бар, шуларны яз син, ярыймы. Ф.Сафин. Синең дәфтәрләрең әйбәт хәбәрләр белән тулсын... Ф.Яруллин. Ниндидер әйбәт: күңелгә – көрлек, сулышка – иркенлек, аңга уяулык бирә торган үзгәреш тойды ул бу минутта. Я.Зәнкиев

2. рәв. мәгъ. 1) Күләме ягыннан күп, җитәрлек, мул. Уңыш әйбәт кенә булды. М.Мәһдиев. --- әйбәт түләп килделәр, алар кешене кызыксындыру кирәклеген белә иделәр. Р.Мирхәйдәров. Менә мин ул Тарзаннан, бик әйбәт итеп, ремонт хакын кисеп алып калам әле, понимаешь! Х.Сарьян

2) Җиренә җиткереп, яхшы итеп, тиешле дәрәҗәдә. Шундый әйбәт теккән иңнәрен. Һ.Такташ. Әлегә хәтле ул иске түрәләр белән дә эшне әйбәт итеп алып барды. И.Гази. Әти-әниләр әйбәт кенә яшиләр. М.Җәлил

3) Югары сыйфатлы, шәп. – Мә әле, Уразбикә, татып кара: балы бик әйбәт күренә, – ди. Г.Ибраһимов. – Ну, каймагы әйбәт икән, – диеп мактады. Һ.Такташ

4) Канәгатьләнерлек, яхшы, ярыйсы. – Иптәш командирның болай төшендереп бирүе бик әйбәт булды әле, – диде. Г.Бәширов. Озын сүзнең кыскасы, күңелгә әйбәт булып китте әле. А.Әхмәт

3. хәб. функ. 1) Нәрсә белән дә булса тулысынча канәгатьләнүне, килешүне, нәрсәне дә булса хуплауны, аңа риза булуны белдерә. Эчә белми икән, бик әйбәт! Ә.Фәйзи. Син пенсиягә чыктың, анысы әйбәт, ә менә миңа кем пенсия бирер икән? Н.Дәүли. Авырый дияр идең, әнисенең хәрәкәтләре элеккечә җитез, ашавы әйбәт. Ф.Садриев

2) Яхшы кәефле, рәхәт, тыныч, күтәренке күңелдә булу. Аңа ни, аның кәефләре әйбәт. Ш.Камал. – Кәефләре әйбәт, – дигән иде әни. М.Җәлил

3) Гомумән һава торышы җылы, аяз булу турында. Һава әйбәт бугай, ә, Сафия иптәш? Ш.Камал. Төн бик әйбәт, кызлар белән егетләр сөйләшеп утыра торган төн... Ф.Хөсни. Көн әйбәт иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә