ӘЙ ы. 1. 1) Кемгә дә булса эндәшкәндә, аны чакырганда, кисәтеп мөрәҗәгать иткәндә әйтелә. Әй, әй... исемең ничек әле? Д.Аппакова. Әй, Ефим агай! Г.Гобәй. Аңа исеме белән дәштеләр: – Әй, Гайфуллин! Г.Бәширов // сөйл. Хатын кешенең иренә эндәшү сүзе. [Хатын] Әй, сиңайтәм, кеше алдында алай бөһтаннар ягып, мине харап итмә инде! Г.Камал 2) шигъ. Эндәш сүзләр алдында кулланылып, сөйләмнең эмоциональлеген арттыра. Әй чәчкәләр, сезгә кемнәр дуслар? М.Гафури. Әй яшьлегем, яшьлегем, Яшьлегем – гүзәллегем... Н.Исәнбәт. Әй бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына, курыкмыйча, батырланып ничек йөрисең? А.Алиш 3) Нәрсәне дә булса искә төшергәндә яки ялгышны дөресләп, төзәтеп әйткәндә кулланыла. Шәмсия карчыкның малае өйләнеп башка чыкты. Әй, син аларны белмисең бит әле... Ә.Фәйзи. --- Хисами кода, әй, ялгыш әйтәм, Хисами бай ---. Г.Камал 4) Үкенү, көенү, борчылу, газаплану, кайгыру, сызлану, әрнү һ.б.ш. хисләрне белдерә. Әй туган! Син тагы кан түккәнсең икән! Г.Ибраһимов. Әй бала, бала, үзәгемә үтәсең лә!.. А.Шамов. Әй, хәзер Садретдиным исән булса иде! – дип көрсенгән иде бит. Ә.Фәйзи. – Әй! – диде кыз, нык әрнү белән. – Бер машина бәргән иде... Ф.Яруллин 5) Көчле теләкне белдерү өчен кулланыла. Әй, шуның, ичмасам, бер учы гына минеке булса, ә?! А.Әхмәт. Әй җырлыйсы килә шушы җырны... Һ.Такташ 6) Шатлану, шатлыклы гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге, куану, шаккату, соклану, канәгатьлек хисен белдергәндә, мактанганда кулланыла. Әй, халык шат! Һәммәсе уйный, көлә. М.Гафури. Әй, рәхәт җәйләре! Н.Исәнбәт. Әй, арышы, бодае Дулкынланып тора бит... Г.Гобәй. Әй, алтын да инде минем хатын. А.Әхмәт 7) Курку, кот очу, шүрләү, шомлану, шикләнү, шөбһәләнү хисләрен белдерә. [Бәдига:] Әй илаһым, алты бала белән, шулай ук, суда гарык булырмынмы икәнни!.. К.Тинчурин 8) Кемне дә булса кызгану, юату, теләктәшлек хисләрен белдерә. – Әй балакай, балакай! – диде Фәтихәттәй, аны кызганып. Г.Әпсәләмов. Әй мескенкәем, кем кыйнады? А.Әхмәт. Әй карт, бер дә кайгырма... Һ.Такташ 9) Санга сукмау, искитмәү, нәфрәтләнү, җирәнү хисләрен белдерә. Әй, бөтен кешене кызгана башласаң... Ф.Яруллин. Әй, чукынып китсәң иде шул казнаң белән!.. Т.Гыйззәт. Әй тавык баш! Шуны да белмисеңме? Г.Ибраһимов. Әй, булган – беткән. З.Хәким 10) Кемне дә булса кимсетеп, аннан көлеп, ирония белән әйткәндә кулланыла. Әй җебегән! И.Гази. Әй хәчтерүш. Кеше рәтендә йөрисең шунда. Ф.Яруллин 11) Уңайсызлану, оялу, курку һ.б. сәбәпләр аркасында берәр нәрсә эшләргә каршы булганда әйтелә. Әй лә, җырламыйм ла --- оялам. М.Гафури. Әй лә, кайтмыйм, әти ачулана, ул бит мине кыйнар, мине куар. М.Гафури 12) Кемгә дә булса шелтә, ризасызлык белдергәндә, аны оялтып әйткәндә кулланыла. Әй хәзрәт, хәзрәт, Оят кирәк иде әзрәк. Т.Гыйззәт. Әй, теш корты булдың ич... Г.Бәширов 13) Әйтелгән фикернең дөреслегенә ышанмауны, бу хакта әйтелгән сүзне кирәксенмәүне белдерә. Әй, юкны сөйләп тормасана. Д.Аппакова. Әй, юк әйбер сөйлисең. Ш.Камал 14) Җырларда ялгаучы иҗек буларак кулланыла. Әй бөдрә тал, бөдрә тал, җанкаеңны каршы ал! Я.Зәнкиев. --- ай, уймаккай кебек сызылып ага Ашказаркай суның агышы, Әй-й, --- Ашказаркай суның агышы... Г.Әпсәләмов 2. кис. функ. Кабатланып әйтелә торган һәр сүз алдыннан килеп, эшнең, хәлнең интенсивлыгын арттыра, аңа көчәйтү төсмере өсти. Әй пешерде, әй пешерде, Әй пешерделәр, туган! Ф.Бурнаш. Туктауга, әй китте шау-шу, әй китте шау-шу! Г.Гобәй. Әй шуам, әй шуам. Ф.Яруллин. Әй тотына кайгыртырга, әй кыштырдый, әй сөйләшә башлый ана каз! Бер әкәмәт инде. Г.Бәширов |