ӘЗМӘВЕ’РДӘЙ с. Әзмәвер кебек, бик зур, бик таза һәм бик көчле. Әзмәвердәй өч ирдән ун ятим бала, өч тол хатын һәм ике карчык әниләре торып калды авылда... З.Зәйнуллин. Үз улларың шикелле әзмәвердәй ике-өч егетне фатирга кертмисеңме соң, бабай? Р.Вәлиев. Әбигә аның әзмәвердәй улы Геннадий белән рәхәтләнеп сөйләшү мөмкинлеге дә юк. М.Кәбиров |