ӘЗМӘВЕР и. фар. 1. Алып гәүдәле, көчле кеше. Аһ бу авыл әзмәвере! Р.Харис. Әзмәвернең борын астына сеңгән мыеклары кыймыл-кыймыл килде... Я.Зәнкиев. Шундый җилле тибә ки, теге әзмәвер өйалды баскычыннан мәтәлеп төшә... Р.Фәизов. Икенче көнне эшкә барырга чыгуым булды, каршыма кара күзлек кигән бер әзмәвер килеп тә басты. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Зур гәүдәле, көчле. --- үзенә ике әзмәвер егетне яллады... Р.Мирхәйдәров. Әзмәвер адәм, мышный-мышный, боргаланып кыланган арада, бүлтерек бәндәң, аны-моны уйлап тормастан, нәселен үрчетеп тә өлгерә. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә