ӘЗИ и. диал. 1) Үзеннән өлкәнрәк туганга яки гомумән өлкән яшьтәге ир кешегә эндәшкәндә, аның исеме янында кулланыла; абый. Без, тирә-күрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, «Габделхак әзи дә, Габделхак әзи!» дип, һәрвакыт ат караучы тирәсендә әвәрә килә идек. Ш.Маннапов 2) Үлгән кешене исемләп искә алганда әйтелә; изге кеше 3) Мөрәҗәгать итү сүзе; дускай, туганкай. [Илһам:] Бак, әзи, Ринат, чуваш авылы күрәсем килә, алып бар әле мине чуваш авылына, ди. Р.Батулла |