ӘЗЕРЛЕКСЕЗ с. 1. Әзерлеге булмаган. Нәтиҗәдә, балалар гаиләдән ир-хатын булып яшәүгә әзерлексез булып чыгалар, гаилә тормышын алып бара алмыйлар. Р.Һади. Бүген әдәпсез, әзерлексез кешеләрнең, хакыйкый остаздан башка Коръән тәфсирләрен, хәдис китапларын укып, алардан ашыгып нәтиҗә ясаулары, агулы казанда аш әзерләү кебек, үзләренә генә түгел, башкаларга да зыян китерә. Татар заманы

2. рәв. мәгъ. Әзерләнмичә, әзерләнмәстән. Сабирҗан абзый әзерлексез алып чыкты аларны олы юлга. Р.Батулла. Югыйсә, күбесе урамнан килеп керә дә, туп-туры сәхнәгә менеп, бернинди әзерлексез җырлый башлый. Р.Вәлиев. Чанасын аның бер утыргач кем дә шуар, ә менә чаңгы һәм тимераякта әзерлексез генә шуа башлармын димә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә