ӘЗЕРЛЕК и. 1) Нинди дә булса вакыйга яки чара уңаеннан алдан башкарыла торган эшләр, шөгыльләр, хәстәрлек. Хәзер Г.Кутуйның 100 еллыгына шундый ук әзерлек алып барабыз. Ф.Галимуллин. Моның гаять зур әзерлек таләп итә торган алым икәнен дә аңлый Ибраһимов. М.Насыйбуллин. Үзе берәр туй барганда, язгы чәчүгә әзерлекне барлаганда, Сабантуй көннәрендә генә гармун белән күңел ачып ала. Г.Ахунов. Казанның 1000 еллыгына әзерлек ---. Татарстан

2) Кемнең дә булса уку дәверендә, эшчәнлек барышында туплаган белеме, күнекмәсе, тәҗрибәсе. --- Ватан турында сүз әйтергә бик зур талант, әзерлек кирәк... М.Мәһдиев. Аннары кыска вакытлы курсларга җибәреп, анда хәрби белемен, әзерлеген күтәреп, кече лейтенант итеп шул ук ротасына кайтардылар. Т.Әйди. Сезнең армиядә алган әзерлегегез бик төпле, нигезле. Р.Мирхәйдәров. --- хәрби әзерлеген пулемётчы булып башлап, миномётчы булып тәмамлаганнан соң, --- малайны сугышка да ыргыттылар. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә