ӘЗЕРЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәне дә булса файдаланырлык, кулланырлык хәлгә китерү; әзер хәлгә җиткерү; әзер итү. Әтисе белән Әнсәрия апасы бакчада чәчәкләр утырттылар, түтәлләр әзерләделәр. Ф.Яруллин. --- Зиннур Зәйгә балык тотарга барырга кармак саплары әзерли иде. Г.Ахунов. Мин сиңа юл кирәкләре әзерлим әле... Г.Ибраһимов

2) Төзү, кору, ясау. Йорт салу өчен бура әзерләү. Төнәтмә әзерләү

3) Билгеле бер эшкә, максатка, тәртипкә яраштырып әзер итү, хәстәрләү, алдан хәстәрен күрү. --- булачак киявенә сөлгеләр, ашъяулыклар, күлмәкләр, чаршаулар, чыбылдыклар әзерләде. Г.Ибраһимов

4) Нәрсәне дә булса кирәк булган кадәр күләмдә җайлап, барлап, табып, тутырып кую. Гөлүс кичтән бик күп итеп утын әзерләде, төне буе битум казанын якты. Р.Кәрами. Берсе самавыр куя, бүтәннәре юл кирәкләре әзерли... Г.Бәширов

5) Сәләт, белем нигезендә ни дә булса үтәү, көч, хезмәт кую. Сызымнар әзерлисе бар, ди. Р.Хәмид. Бу зур кичә өчен, мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Г.Кутуй. Соңгы басманың текстын --- З.Шәйхелисламов әзерләде. Шәһри Казан

6) Азык-төлекләрне пешереп, кыздырып һ.б. алымнар белән ашарга яраклы итү. --- тизлек, җитезлек белән, салат әзерләделәр. М.Мәһдиев. Хәзер киез өй алдындагы учактан сыек төтен күтәрелә, анда – Лачынбай. Ул сөт кайната, эремчек, сыкма әзерли. И.Салахов. Хунза халкы үзенең «могҗизалы эчемлеген» нигездә абрикостан әзерли. Сәламәт булыйм дисәң // Кирәкле нәрсәләрне табынга кую. Миләүшә әллә нинди бер җиңеллек белән табын әзерләде. Ф.Яруллин. Зөбәрҗәт өстәл әзерләде. Ф.Садриев

7) Билгеле бер максат белән тиешле белем бирү; белгеч итеп чыгару. Бүген безнең ил, врачлар әзерләү буенча, мәсәлән, дөньяда беренче урында тора. Г.Әпсәләмов. Быелдан башлап, юриспруденция белгечлеге буенча укытучылар әзерли башладык. Р.Юсупов. --- фәнни һәм педагогик кадрлар әзерләү --- билгеләнгән. Г.Саттаров. --- Түбән Камада өлкән сыйныф укучыларыннан шәфкать туташлары әзерлиләр. Мәдәни җомга

8) Алдан нәрсәне дә булса күпләп алып кую, туплау, хәстәрен күрү, җитәрлек запас булдыру. Иртә таңнан эшкә – урманга, кышлыкка утын әзерләргә чыгып китәләр. Г.Гыйльманов. Мунчаның инде түбәсен генә ябасы калган, төзүчеләр калай әзерлиләр иде. Ф.Садриев. Мазаны белми ул, утын әзерлисе юк, печән чабасы юк, быкыр-быкыр кайнаган казан янында йөрү – рәхәт кенә ич ул! Я.Зәнкиев. Байтак май әзерләде. М.Гафури

9) Нәрсә дә булса эшләргә җыену, берәр нәрсә эшләргә ниятләү. Ниһаять, җитә бер көн, җәлилчеләр, бөтен лагерьлар буйлап, восстание әзерлиләр. Г.Ахунов

10) Нәрсә дә булса әйтергә, сөйләргә, белдерергә алдан уйлап кую; әзерләнеп тору. Хатның кайбер урыннарын күңеленнән әзерләгән дә иде инде. Ләкин хәзер бу зур, өр-яңа кайгы барлык борчуларны җиңде... А.Расих. Доклад әзерләү

Әзерләп алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә әзерләү. Өстәл әзерләп алу

Әзерләп бару Даими рәвештә, һәрберсен, булган берсен әзерләү. Өй эшләрен һәрвакыт вакытында әзерләп бару

Әзерләп бетерү Нәрсәне дә булса тулысынча әзерләү. Өйгә бирелгән дәресен шулай озаклап әзерләп бетергәндә, инде йоклар вакыт килеп җиткәнен дә сизми кала иде. А.Расих. Янгуразга хәзер, чыннан да, легиончыларга ял йортында сөйләргә ниятләгән нотыкларын гына әзерләп бетерергә кирәк иде. Т.Әйди

Әзерләп бирү Кем өчендер әзерләү, әзерләргә ярдәм итү. «Н»ның икенче басмасын әзерләп бирәм дә үземнең төп эшемә – икенче китапка тотынырга кирәк. Г.Бәширов

Әзерләп җибәрү Тиз генә, җәһәт кенә әзерләү, әзерләргә өлгерү. Хәзер чәй әзерләп җибәрербез. Ф.Яруллин

Әзерләп җиткерү Нәрсәне дә булса тиешенча әзер итү, әзер хәлгә китерү

Әзерләп йөрү Хәзерге вакытта әзерлек эшләре белән мәшгуль булу, нәрсәне дә булса әзерләү эше белән шөгыльләнү. Бәхетсезлегенә, өлгер Иван Матвеевич кайтып җиткән, озатасы почтаны әзерләп йөри. И.Салахов. Әнисе табын әзерләп йөри иде инде. Г.Әпсәләмов

Әзерләп калдыру Әзерләргә өлгерү, алдан әзер итү. Ихтыяҗ барында, телебез, әдәбиятыбыз буенча яшьләрне күбрәк әзерләп калдырыйк. Т.Галиуллин. Күзләрен ертып ачу белән, әниләре әзерләп калдырган ризыкларны ике кабып, бер йотып, ялт иттереп куялар иде ---. М.Хәсәнов

Әзерләп килү Нәрсәне дә булса алдан, күптәннән, эзлекле рәвештә әзерләү. Рамазан шыпырт кына барды, авылның очына җитәрәк, олы юлга күтәрелгәч кенә, әзерләп килгән сүзен әйтте. Ш.Янбаев

Әзерләп кую Нәрсәне дә булса алдан әзерләү, әзер хәлгә китерү, хәстәрләү. Урынны көндез үк, «бәет тыңларга киләбез!» дигәнне ишетеп, Җәфрәтил карт әзерләп куйган иде. И.Салахов. – Кунак кызга да тырманың җиңелен әзерләп куярбыз, – диде. Ә.Еники. Әлеге үзең әйткән баганаларны мин әзерләп куйдым. Ш.Камал

Әзерләп тору 1) Нәрсәне дә булса алдан әзерләү, әзер итеп тоту. --- ул --- кабаланмыйча гына, яндыргыч сыекча тутырылган шешә белән шырпы әзерләп торды һәм, танк узып китү белән --- шешәсен, җан-фәрманга кизәнеп, арт ягыннан танкка тондырды. М.Әмир. Шәрифулла, алар чыгуга, өстәл әзерләп торды. И.Салахов

2) Даими рәвештә берсе артыннан икенчесен әзер хәлгә китерү, әзерләү эшен башкару

Әзерләп чыгару Башыннан ахырына кадәр эшләп әзер итү. Корректура, басма продукцияне әзерләп чыгару барышында, грамоталы һәм игътибарлы булу өстенә, зур җаваплылык, түземлек һәм тырышлык таләп итә. М.Вәлиев

Әзерләп яту 1) Озак вакыттан бирле, күптәннән нәрсә булса да әзерләү. --- безнең өчен урыс телендә сөйләүче миссионерлар әзерләп ятканнар икән. Б.Рәхимова

2) Әле, хәзерге вакытта әзерләү

Әзерли башлау Әзерләргә тотыну. Мин аны юлга әзерли башладым. Г.Кутуй

Әзерли килү Һәрвакыт, гел, даими рәвештә әзерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә