ӘЗЕРЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. әзерләү. --- калын такталар салып, машина батмаслык калку урын әзерләнгән... Ф.Садриев. Ә инде үзе урынына кадр күптәннән әзерләнә. М.Мәһдиев

2) Нәрсә дә булса эшләргә җыену, әзер булу. – Боярның ашлыгына ут төртергә әзерләнәләр икән! – дип бәйләнгән. Г.Ибраһимов. --- кухняны төяргә әзерләнеп, вагоннан сикереп төштем. Ш.Усманов. Аю өнгә ятарга әзерләнә... Г.Әпсәләмов

3) Берәр эш өчен алдан әзерлек эшләре алып бару, нәрсәгә дә булса хәстәрлек күрү. «Туйга әзерләнәм, әнкәй», – дигән була. Р.Ишморат. Никах хотбәсеннән соң сәдака өләшүгә дә, бу туй өчен муеннан бурычка батуына карамастан, бик нык әзерләнде. Г.Ибраһимов. Ул, мең бәла белән, гадәттән тыш зур ярлылык, мохтаҗлык астында, университет өчен аттестатка әзерләнә. Г.Ибраһимов

4) Үзеннән алдагы фигыль белдергән эшне башкару өчен өлгереп килү, җитешү, вакыты җитү (күбесенчә, табигать күренешләре турында). Буран чыгарга әзерләнә. Кошлар бала чыгарырга әзерләнә

5) Берәр нәрсәнең буласын алдан белеп, сизеп, үзеңне шуңа әзер тоту (кешенең эчке халәте турында). Хөкем алдыннан һәммәсен ярып сөйләп бирергә дип, үз эченнән әллә ни чаклы әзерләнде... Г.Ибраһимов. --- дустын коткармаган өчен, дөньяда кеше уйлап чыгарган барлык җәзаларны үзенә алырга әзерләнде. З.Хәким

Әзерләнә башлау Әзерләнергә керешү. Кичәгә инде күптән әзерләнә башлаганнар иде. Н.Фәттах

Әзерләнә бару Акрынлап, нәрсәгә дә булса әзерләнү, торган саен әзерлеге арту

Әзерләнә бирү Бернәрсәгә карамастан әзерләнүне дәвам итү

Әзерләнә тору Акрынлап, алдан ук әзерлек күрү. – Ничего, чират сиңа да җитә, әзерләнә тор, – диде Арсланов, аңа таба кул селтәп. Ф.Садриев. Сез хәзер әзерләнә торыгыз, юл уңаенда сугылып үтәрбез. Н.Фәттах

Әзерләнә төшү Тагы да яхшырак әзерләнү; бераз әзерләнү. Әйтеп килгән кунак булсаң, әзерләнә төшкән булыр идем... Г.Әпсәләмов

Әзерләнеп бетү Тулысынча, барысын да әзер итү, тәмам әзер булу. Бөтенесе дә әзерләнеп беткәч, Таран биек «С-80» кабинасына – Ислам янына менеп утырды. Н.Фәттах. Бу вакытта аның иптәшләре дә торган, өсләренә киенеп, сабан сөрергә китәргә әзерләнеп беткәннәр иде. М.Гафури

Әзерләнеп җитү Ахырына кадәр әзерләнү, тиешенчә әзерләнергә өлгерү. Ул хәтта туйга әзерләнеп җиткәнне дә көтмәскә булды. Н.Фәттах

Әзерләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта әзерлек эшләре белән мәшгуль булу. Ул шулай, арлы-бирле килеп, һаман кичке ашка әзерләнеп йөрде. А.Расих. Мин Казанга укырга китәргә әзерләнеп йөрим. И.Гази

Әзерләнеп килү Электән, күптәннән акрынлап әзерләнү, алдан әзерлек күрү. --- әмма ул, гомере буена башыннан яулыгын салмаган мөселман карчыгы, Алла хозурына барам, дип ышана, шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм, бөтен керсез күңеле белән, үлгәннән соң гәүдәсен бары мөселманча итеп җирләүләрен тели ---. Ә.Еники

Әзерләнеп кую Алдан әзерләнү, алдан әзерлек күрү. Нарат төбенә әзерләнеп куелган коньяк бик хәтәр ымсындырып торса да, руль тотып Казанга кайтасы булганга, Фәләхкә бүген тамчы да кабарга ярамый. В.Нуруллин

Әзерләнеп тору 1) Әзер булу; әле хәзер нәрсәдер эшләргә җыену. --- ак чәчәкләргә күмелергә әзерләнеп торган шомырт агачлары – һәммәсе, яз, ди. Г.Ибраһимов. Алар, иртәнге салкыннан бөрешеп, юыныргамы, ашаргамы әзерләнеп торалар иде. Н.Фәттах

2) Алдан әзерлек күрсәтү, әзерлек чараларын күрү

Әзерләнеп яту Әле, хәзерге вакытта ни дә булса эшләргә әзерләнү, әзерлек чаралары күрү. Сабан туена әзерләнеп ятам әле менә. Н.Фәттах. Үзенчә туйга әзерләнеп яткан җиреннән, Һарун шундук Ташкичүгә чапты. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә