ӘЗЕ’Р БУЛУ ф. 1) Алдан эшләп, көйләп куелган булу. Кабер әзер булгач, бәләкәй чана тартып, энемне алырга киттем. М.Әмир

2) Алдан ук әзерләнеп тору, көйләнеп тору. Үзенең һәм әнисенең бәхете өчен барысына да түзәргә, барысын да үз җилкәсенә күтәрергә әзер булып, бу йортның бусагасын атлап кергән иде. А.Шамов. Бары да әзер булгач, урманга китәргә җыендык. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә