ӘЗЕР с. гар. 1. 1) Файдаланырга, кулланырга яраклы хәлгә килгән, әзерләп куелган. Әзер ипине дә киптерә алмагач, син ник кирәк анда?! Ф.Садриев. Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. М.Галәү. Былтырдан калган әзер кармак бар икән, шуны алдым да, кая басканымны белмичә, малайлар янына чаптым. Г.Ибраһимов

2) Кем тарафыннан да булса алдан хәстәрләнгән, файдалану өчен яраклы хәлгә китереп куелган. Син яхшы иттең, иптәш, әзер йортка, әзер байлыкка хуҗа булып алдың да рәхәтләнеп ятасың. А.Таһиров. Чикерткә җәй буе шатлык белән үткәрде көннәрне: --- Эссе көннәр, әзер өй бар, ашыйм дисә – азыклар мул. М.Гафури

3) Кем тарафыннан да булса алдан уйланылган, билгеләнгән, тупланган (фикерләр, тәгъбирләр турында).Ул, инде әллә ничә мәртәбә кабатлаган, барлык сорауларны да канәгатьләндерүче әзер җавабын әйтте... Ф.Садриев. Әзер материалдан шулай юмарт файдалануым өчен, Нил Юзиев иптәш мине гафу итәр дип беләм. М.Максуд. Андый кеше әзер фикерләрне, әзер догмаларны, әзер уй-фикерләрне кулланучы – файдаланучы, бары тик шулар аша гына эш итүче рәвешендә кала. Ә.Хуҗиәхмәтов

2. хәб. функ. 1) Хәзер, шушы вакытта файдаланырга, кулланырга яраклы, әзерләнеп куелган хәлдә. Арба әзер, чәй эчеп чыгасы да атны гына җигәсе иде. М.Әмир. Ләкин план инде күптән әзер, мең кат уйланган, чигенү мөмкин түгел иде. Ф.Садриев. – Сиңа юлдаш әзер, йөгерегез урманга, – диде ул... Н.Гыйматдинова

2) Нәрсә дә булса эшләргә, тиз генә башкарырга, үтәргә әзерлек хәлендә; каршы түгел. Синең белән баллы сүзләреңне тыңларга мин әзер, туташ. К.Тинчурин. Хәзер инде тикшерүче үзе дә аның фикерен ахырынача ачыкларга өлгергән, кирәк була калса, сүзгә катнашырга әзер иде. М.Насыйбуллин. Кызыбыз Энҗе хәзер врач – минем өчен җанын бирергә әзер. М.Мәһдиев

3. рәв. мәгъ. Нинди дә булса эшне башкарырлык хәлдә, аны үтәргә әзерлек хәлендә. Хәзер, хәзер, ике минутта без әзер булырбыз... Г.Ибраһимов

4. и. мәгъ. Файдаланырга яраклы итеп әзерләп, эшен бетереп куелган әйбер, ризык һ.б. Әзерне ашый, әзерне эчә, әзер өйдә тора бит ул. М.Гафури

◊ Әзергә бәзер Әзерне генә көтеп йөрүчегә, башкалар әзерләгән, эшләгән нәрсәләрдән файдаланучыга карата әйтелә. Бу очракта, әзергә бәзер исәбенә генә яшәү хыялы хөкем ителә түгелме соң?! М.Бакиров. Әзергә хәзер к. әзергә бәзер. Әзергә хәзер, хәзергә назир Әзердән генә файдаланырга, әзерне генә көтеп торырга яраткан кешегә карата әйтелә. Әзер кабер үлесе, әзер туйның тилесе ирон. Гомере буе әзергә генә, ваемсыз булып яшәгән кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә