ӘҖНӘБИ и. гар. иск. 1. Чит ил кешесе. Сумка тоткан берничә әҗнәби аның кибетенә килеп керә икән, аның үткен күзләре клиентларның кайсы илдән икәнен шундук хатасыз ачыклый: Польшаданмы, Румыниядәнме, Русиядәнме. В.Юныс. Бигрәк тә әҗнәбиләрне алдыйлар. И.Нуруллин. Минемчә, төрекнең үзен әҗнәби баскан. А.Расих 2. с. мәгъ. Чит телдән кергән, чит илдән килгән, читтән кайтартылган |