ӘҖЕРЛЕ с. 1) Түләүле, акчага эшләнелгән 2) Савап китерә торган. Шулай итеп, зур мәдәният үзәге булган Багдадның хакимнәре, ислам динен бөтен дөньяга ирештерер өчен, гаять әҗерле эшләр башкаралар иде. Т.Нәбиуллин 3) Бурычлы, тиешле хакын түләми калдырган. Кенәз күнә икән, хан да әҗерле булып калмас калуын. В.Имамов |