ӘҖЕР и. гар. 1) Эшләгән эш, күрсәтелгән хезмәт өчен түләү; бирелгән хак. Бельский, кызыксынып: – Ә әҗерен ничек кайтарырсың? – диде. Ә.Мушинский. [Фәһим:] Алайса, без болай итик, Максуд, йортны без колхоз исәбенә салып бирик. Кереп урнашкач, сез аңа, шәһәр җирендәге кебек, ай саен әҗерен түләп барырсыз. Г.Ахунов 2) Нинди дә булса эшкә яки яхшылыкка каршы җавап итеп бирелгән әйбер яки эшләнгән гамәл. Күр менә, яхшылыгыңның әҗерен ал, син аңа мактаулы эш тәкъдим итеп, аның дәрәҗәсен күтәреп утырасың, ә ул кулы белән тизәк изә. А.Гыйләҗев. [Зөбәй:] Өйләдән соң, уенга килгәндә, әҗерен дә китерермен. З.Зәйнуллин 3) дини Игелекле эшләр яки яхшылыклар өчен, Аллаһы Тәгаләдән иңдерелгән рәхмәт; савап. Мәҗлес тә ясамадык түгел, ясадык инде, Алла әҗерен насыйп кылсын. Ш.Мөхәммәдев. Бу эшегезнең әҗерен, Алла боерса, кыямәттә күрерсез. Г.Камал. [Торна Зәйнәпкә:] Син мине картлык көнемә чаклы тәрбия иттең. Ходай әҗерен бирсен! Г.Рәфикый 4) күч. сөйл. Гонорар, каләм балы (хакы). [Сабакташ дусты:] Әсәрләре өчен тиешле әҗерен Р.Сибатка алып кайтып бирә. Ф.Галимуллин |