ӘҖӘТЛЕЛӘ’Р КЕНӘГӘСЕ и. гади сөйл. Зур булмаган сәүдә нокталарында бурычка сатып алучыларның исемен, нинди товар һәм күпме данәдә алуын, хисабын теркәп бара торган кенәгә. --- үрелеп, шүрлектән күн тышлы калын кенәгәләрен алды. Тузаннарын сөртештерде. Урта бер җирдәгесен – «Әҗәтлеләр кенәгәсе» дип язылганын ачты. М.Хәсәнов. Андыйларның да хәленә керде Әгъдия: бурычка өләште, «әҗәтлеләр кенәгәсе»нә исемнәрен, кушаматларын һәм шешә хисабын яза барды. К.Кәримов |