ӘҖӘТЛЕ с. Әҗәте, бурычы булган. Әҗәтле [кеше] үлмәс, чирле үләр. Әйтем. – Шушыңынчы кешегә әҗәтле булып тораммы суң? – диде Мәрьям әби. Ә.Гаффар. Җир ул бервакытта да кешегә әҗәтле булып калмый. Ф.Яруллин ◊ Әҗәтле булып калмау Әйтелгән төртмә сүзне яки эш-гамәлне игътибарсыз калдырмау, аңа җавап булырлык итеп ни дә булса әйтү, эшләү |