ӘҖӘТ и. гар. 1) Берәр кешедән акчалата яки әйберләтә алынган бурыч. Ул үтә ярдәмчел, әвене янганнарга зур процент белән акча биреп тора, рибачы әҗәтен түләүне ашыктырмый, процентын гына арттыра. А.Гыйләҗев. Әнинең гозерен тыңлагач, әйткән теге апа: – Әҗәткә бирә алмыйм, үпкәләмә, Мәгъсүмә, – дигән. В.Нуруллин. Халык хак әйтә: әҗәтен яшергән – бөлгән, чирен яшергән – үлгән, ди. А.Хәсәнов 2) Шартнамәдә күрсәтелгән таләпләр нигезендә, кире кайтару шарты белән банктан, оешмадан яки кибеттән алынган акчалата бурыч яки әйбер; кредит. [Банктан] Әҗәткә акча сораган фирманың бөтен тарихы, бөтен эшчәнлеге, бөтен плюс-минуслары энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. В.Юныс 3) Яхшылыкка яхшылык рәвешендә кайтарылган җавап. Уйлап карасаң, фамилия буталу файдагадыр әле. Ходай бар бит ул! Һәм... башланды! Рәгыйдә – Хәмдиягә, ә Ильяс... Ильяс? Әйдә, әҗәт рәвешендә булса да, кыюрак булыйк, Ильяс Бакыйга әйләнде, диик. Ә.Баянов ◊ Әҗәт түләү Әйтелгән төртмә сүзгә яки эш-гамәлгә җавап булырлык итеп, нәрсә дә булса әйтү, эшләү. Ә басуларда нәрсә? Билчән дә әрем, сарут та шайтан таягы. Сәбәбе? Сәбәбе бер: җиргә әҗәт түләү җитмәүдә, ягъни җирне карый белмәүдә. М.Хәсәнов |