ӘҖӘЛ и. гар. 1) Үлем вакыты, үлем, соңгы чик. Кеше бәхетен читтә тапса да, әҗәлен илендә тапты. Ә.Баянов. Анда яшь кыз, аның сөйгәне, әҗәл белән тартышканда, нинди сораулар булуы мөмкин. Я.Зәнкиев. Әйтергә кирәк, авылга кергәндә, ул әткәсенең җайлы гына үлүен теләде, аның әҗәлен «ансат котылу» дип атады. А.Гыйләҗев. Шагыйрь кешенең кешелеклелеге, зурлыгы, аның мөмкинлекләре турында уйлана, фикри әҗәлдән, ваемсызлык чиреннән сагая. Казан утлары 2) дини сөйл. Аллаһ кушуы буенча, кешеләрнең җаннарын алу өчен килә торган фәрештә; Газраил фәрештә. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте, мин суга барып җиткәнче, әҗәл мине килеп тотар, дип куркамын, диде. К.Насыйри. Эшләнеп бетмәгән алачык идәнендә Әлмәндәр белән Әҗәл утыралар. Т.Миңнуллин 3) күч. Түзә алмаслык, чыдам җитмәслек хәл. Кул-аяклары сызлый – тырнак астына энә кадаулары әҗәл иде. Р.Сибат ◊ Әҗәл авызыннан тартып алу Үлемнән коткарып калу. Әҗәл белән бер Түзә алмаслык авыр. Төптән уйлап караганда, аның өчен бу – әҗәл белән бер иде. Ф.Садриев. Төнлә йөрүдән куркалар иде, чөнки машиналар адым саен ватыла, четерекле урыннардан үтүе – әҗәл белән бер. Казан утлары. Әҗәл белән йөзгә-йөз килү 1) Үлемгә китерерлек яман хәлгә, куркыныч хәвеф-хәтәргә юлыгу; 2) күч. Өметсезлек, төшенкелек; ямансулаулы рухи халәттә булу. Бу фани дөньяда бөтен нәрсәгә ышанычыңны югалтып, әҗәл белән йөзгә-йөз килгәндә, ихлас күңелдән дога укы. Татар календаре. Әҗәл белән тартышып яту Бик каты авырып, урын өстендә яту, үлем хәлендә булу. [Зәнфирә:] Сине бит, салкын тидереп, әҗәл белән тартышып ятасың, дип сөйлиләр. Ф.Садриев. Әҗәл даруы 1) Үлемнән коткарырлык әйбер, им; 2) Бик сирәк, җиңел генә табып булмый торган әйбер. [Фәйрүзә:] Ә син минем бу «әҗәл даруын» каян алганны беләсеңме соң? В.Нуруллин. --- әҗәл дарулары иттеләр инде шул, билләһи, шайтан суын… Р.Мөхәммәдиев. Әҗәлем шушы икән Нинди дә булса куркыныч янаганда, беттем, үлемем шуннан икән, дигән мәгънәдә кулланыла. Миннән биш-алты гына сажин калышып, йомрылып, теге дә килә! Әҗәлем шушы икән, минәйтәм. М.Хәсәнов. Әҗәлен авызына тешләп Үлемнән курыкмыйча, тәвәккәлләп. Әҗәлетдин якадан алу к. әҗәл якага ябышу. Әҗәлетдин якадан алганда бүтәннәр теленә ни киләдер, бүген ул бер сүзне тәкрарлады: «Ярамый! Иртә ич!» А.Гыйләҗев. Әҗәл җитү Үлем вакыты якынлашу. – Сакаллы сабый, тешсез исәр, әҗәлең җиткәнне көтәргә тәкатең калмадымыни, мине төрмәдә чертергәме исәбең? – дип, ул Сәлим бабайны, якасыннан эләктереп, аякларына бастырды. Г.Тавлин. Ахры, әҗәл җитмәгәндер инде, кичкә таба бераз хәл алдым, больницага илттеләр, өч көн шунда ятып чыктым. Г.Ибраһимов. [Әби:] Әҗәлең җиткән булса, улым, ул гына ярдәм итә алмас, әлегә борчымый торыйк. А.Хәсәнов. Әҗәл килү Үлем вакыты җитү. Нихәл итсен, әҗәл килү Булса да бик яман ачы ---. З.Мансуров. Әҗәл көтү Үлем алдында булу. Моны Берлин төрмәләренең берсендә ялгыз камерада әҗәл сәгатен көтеп ятучы, якты дөньядан тулысынча аерылган тоткын яза. Д.Вәлиев. Әҗәлсез китү Бәхетсезлеккә, һәлакәткә дучар булу, вакытсыз үлү. Ил халкы өчен җанын фида кылып, дошман кулыннан әҗәлсез киткән Хәкимулла улы Сибгатулла мәрхүмне дә шәфкатеңнән мәрхүм итмә. Г.Бәширов. Әҗәлсез үлү к. әҗәлсез китү. Әҗәл сызыгы Бетү, юкка чыгу чоры. Әнә шулай биш-алты гасыр буена гел чит җирләрне, чит халыкларны үзенә буйсындыра барган гаҗәеп зур ил әҗәл сызыгына килеп басты. Р.Хисмәтуллин. Әҗәл табу Үлү, вафат булу. Бәлки, суларга аккандыр алар, Әҗәлне шунда тапкандыр алар. Ф.Яруллин. Әҗәл тагарагы Бик начар, иске, таралып төшәргә торган берәр нәрсә. Тәки кузгаттылар әҗәл тагарагын, алар бәхетенә юл авыш иде, урыннан бер купкач, машина үз җае белән балчык чәчә башлады. А.Гыйләҗев. Нужа дисәң нужа: Утырып әҗәл тагарагына Кереп китте Кама тамагына. Н.Исәнбәт. Әҗәл хастасы Үлемгә китерә торган авыру. Әҗәл чолганышы Үлемгә китерә торган көрәш, сугыш. Сугыша-сугыша барып, Харьковны, Полтава, Краматорскины узды, Кременчуг тирәсендә Днепрны кичте, ә Ингулец елгасында әҗәл чолганышында калгач, сугыш Шәяхмәт Вәлиуллинга яңа исәп ачты. Б.Камалов. Әҗәл якага ябышу Каты авырудан үлем белән яшәү арасында калу. Тәнемне чуан басты, чирләшкә сарык күк чырык-чырык ютәлләдем, температурам кырык градуска җитте. Кыскасы, яшәү белән үлем арасында калдым – әҗәлем якама ябышты. Г.Тавлин. Әҗәл якасында яту Үлем хәлендә булу. Каената әҗәл якасында ята. А.Гыйләҗев |