ӘДРӘС и. фар. 1. Буйлыгы – ефәк, аркавы мамык булган ярым ефәк чуар тукыма. Мәрфуга әби --- хәзрәттән калган әдрәстән казаки да тектерде. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. 1) Шундый тукымадан тегелгән, чуарлыгы белән аерылып торган. Садыйк абзый, әдрәс казакиен киеп, капка төбенә чыкты, ак күлмәк, яңа чабата кигән хезмәтче капканы тотып тора башлады. Г.Исхакый. --- вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә --- билгеләп тора. Ә.Еники 2) Шушы тукыма төсендәге; чуар. Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача – аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше – әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. М.Мәһдиев |