ӘДЕРНӘ и. тар. Керешен берничә кеше яки ат белән тарта торган гаять зур сугыш җәясе. Әдернә лә тартып ук атмаенча Талды гына бәнем беләккәем. Җыр. Менә, зәңгәр төтен чыгарып, туплар гөрселдәде, татарлар өстенә ядрәләр шаулап очты, менә әдернә җәяләр киереп тартылды һәм Искәргә таба уклар атылды... Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә