ӘДӘПСЕЗЛЕК и. 1) Әдәпсез булу. Түкәл белән Саттай, «бу нинди әдәпсезлек?» дигән сыман, усал гына итеп, Чура ягына карап алдылар. Н.Фәттах. Әле син әдәпсезлек белән дә дус икәнсең. Д.Аппакова. – Хәзер, – диде, авыр сулый-сулый, – әдәпсезлегем өчен яңагыма сук. Г.Әпсәләмов 2) Тотнаксызлык, тәрбиясезлек, әдәп кагыйдәләренә сыймый торган эш. Кияү мулладан элек чәй эчү әдәпсезлек булса да, Мәрфуга абыстай чәйсез түзә алмады. Г.Исхакый. --- ә бездә, үзең беләсең, төпченү-сораштыру әдәпсезлек санала... Р.Мирхәйдәров |