ӘДӘПСЕЗЛӘНҮ ф. Үзеңне әдәпсез тоту, әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозу, тәрбиясезләнү, тыйнаксызлану, тәртипсез кылану; әдәпсезгә әйләнү. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә [Сәхәү карт]: «Әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез», – дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. М.Әмир. Кешеләр әдәпсезләнә. Бер-берсен ашый. Ерткычлана. Ай белән Чулпанның йөзе бүген шуңа кайгылы булгандыр. С.Поварисов

Әдәпсезләнә бару Көннән-көн ныграк әдәпсезләнү, акрынлап, әдәпсезлеге арту

Әдәпсезләнә төшү Тагы да әдәпсезләнү; бераз әдәпсезләнә бару

Әдәпсезләнеп бетү Бөтенләй, тәмам әдәпсезләнү

Әдәпсезләнеп йөрү Озак вакытлардан бирле әдәпсезлек күрсәтү. Үзе болай әдәпсезләнеп йөрми йөрүен, үзенчә сөйләшеп кенә йөри. Ф.Бәйрамова

Әдәпсезләнеп карау Әдәпсез булып кылану. Ә минем әдәпсезләнеп карыйсым килә. Ф.Яруллин

Әдәпсезләнеп китү Кинәт әдәпсезгә әйләнү

Әдәпсезләнеп тору Әле, хәзер, күз алдында әдәпсезлек күрсәтү. [Хәмидә:] Син дә, Габдуллаҗан, олы кешеләр алдында алай әдәпсезләнеп торма. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә