ӘДӘПСЕЗ с. 1. 1) Кеше арасында үзен тота белми торган, тәрбиясез, тыйнаксыз; әдәп нормаларын санламый торган. Алтын йөзек өчен ялланып китеп, тагы зуррак бүләккә кызыктыңмы, әдәпсез малай? М.Фәйзи. Пешкәкләнмичә генә аша әле, өстәл артында болай пешкәкләнү килешми, әдәпсез малай, дип әйтерләр... Г.Әпсәләмов 2) Начар, әшәке. Иң ахырда, ул яшь хатынга бер-ике әдәпсез сүз әйтеп авызын каплады да тышка чыгып китте. Н.Фәттах. --- ярым шыпырт сөйләнә торган әдәпсез сүзләрен ишетмәс өчен, юрган эченә томаланып --- йоклап китте. Ә.Фәйзи 2. и. мәгъ. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен сакламаган, тәрбиясез, тыйнаксыз кеше. Бигрәк әдәпсезләре сызгырып калалар. М.Гафури. Алар да [кошлар да] юньлеләргә, юньсезләргә, тәртипле-әдәплеләргә һәм әдәпсезләргә бүленеп яши икән. М.Мәһдиев |