ӘДӘПЛЕЛӘНҮ ф. Әдәпле булып китү, әдәплегә әйләнү, инсафлылану, тыйнаклану. Күренеп тора, малай басынкыланган, әдәплеләнгән

Әдәплеләнә бару Акрынлап, аз-азлап әдәплелеге арту, әдәплеләнү юлына басу

Әдәплеләнә башлау Әдәплегә әйләнергә омтылу, әдәплегә үзгәрүе сизелү

Әдәплеләнә төшү Бераз әдәплеләнү. Ачулы командир, зур хәзинә табу шатлыгыннан, хәтта юашланып китә, әдәплеләнә төшә. С.Сабиров

Әдәплеләнеп китү Кинәт, ниндидер хәлдән, вакыттан соң әдәплеләнү, соңгы вакытта әдәплегә әйләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә