ӘДӘПЛЕ с. 1. 1) Җәмгыятьтә үзен яхшы тота белә торган; инсафлы, тыйнак, тәртипле, тотнаклы; әдәп нормаларын саклый торган. Әйе, башта шуны әйтергә кирәк, иптәш Андреев бик әдәпле һәм ипле кеше булып чыкты. Ә.Еники. Нинди әдәпле малай син! Д.Аппакова. Бу кадәр дә әдәпле, эшлекле гаилә булыр икән... М.Мәһдиев 2) Итагатьле; ихтирамлы, инсафлы. Ничектер, бик әдәпле телдә, бик китапча итеп, җинаятьче турында нидер сорый. М.Әмир 2. рәв. мәгъ. Тәртипле, тыйнак, яхшы гадәтле булып. Ул башта бик әдәпле күренде. М.Насыйбуллин. Егет кеше үзе яратып җиткермәгән хатын-кызга карата да егетләрчә әдәпле булырга тиеш. Р.Мингалим. --- аны [баланы] саф күңелле, әдәпле, итагатьле, миһербанлы, белемле итеп тәрбияләячәк. Ф.Садриев |