ӘДӘБИЯТ и. гар. 1) Теге яки бу халыкның, чорның яки бөтен кешелекнең фәнни, әдәби, фәлсәфи һ.б. әсәрләренең барлык җыелмасы. Шул уңай белән, ике-өч көн эчендә, үземдә булган бөтен әдәбиятны яңадан карап чыктым. Г.Кутуй. --- әдәбият тормышны көйләргә ярдәм итә. Казан утлары 2) Әдәби образларны нәфис сүз, тел ярдәмендә барлыкка китерү белән аерылып торган сәнгатьнең язма төре. Матур әдәбиятның ике төре --- арасында торган бу жанрның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. А.Әхмәдуллин. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Г.Кутуй. Матур әдәбият та билгеле бер уңышларга иреште. Татарстан 3) Матур әдәбият әсәрләре. ...Толстойлар, Пушкиннар, Тукайлар әдәбияты янында --- әлеге поэзия чепуха, дип йөрүчеләр, машина булып кыланучылар шушы үлгән, көйгән агачны хәтерләтәләр иде. И.Гази 4) Нинди дә булса махсус тармак, тематика буенча тупланган яки нинди дә булса белем өлкәсенә багышланган басма әсәрләр җыелмасы. Дөнья халыкларының календарь системасы буенча бай әдәбият бар. М.Әхмәтҗанов. Элегрәк атчылык буенча күпме әдәбият бар иде. М.Мәһдиев. Эш шунда ки, тарихи әдәбиятта ханлыкның оешу дәвере --- күп еллар дәвамында ясалма рәвештә буталып килде... Р.Әмирхан. Медицина әдәбиятында авыру кешеләрнең электромагнитик нурланышларны тавышлар рәвешендә ишетүе турында да мәгълүматлар бар. Могҗизалар энциклопедиясе 5) Мәгариф системасында махсус предмет. Ә беркөнне, әдәбияттан «дүртле» алгач, сөенеченнән күзләре яшьләнде. Ф.Яруллин. Югыйсә, бар шундый кызлар – йә була ул университетның әдәбият бүлегеннән, геологиядән, журналистикадан... М.Мәһдиев. Әдәбият укытуның дәрәҗәсен билгеләгәндә, класстан тыш әдәбиятның китапханәдә булу-булмавы --- буенча тикшерелә. Казан утлары |